Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Акчага йокламыйбыз, интим массаж гына ясыйбыз»

Эскортница булып эшләгән бер кыз тарихы.

news_top_970_100

Күпләр кебек үк, мин дә секс-индустриягә студент вакытта барып эләктем. Әти-әниләр чит шәһәрдә, контроль юк. Яшьлек, матурлык, буй-сын бар, ир-атларның башын әйләндерә беләм. Тулай торакта бер бүлмәдә бергә яшәүче кызның һәр кичне бизәнеп-ясанып каядыр чыгып киткәнен, акчасын иркен тотып яшәгәнен күреп белә идем.

Миңа да әти-әниләр айга бер тапкыр акча җибәреп тора, ләкин ул миңа ашарга-эчәргә һәм юлга тартып-сузып кына җитә иде. Официант булып та эшләп карадым, аркама зур сумка асып, фатирдан-фатирга ризык та өләштем. Ләкин ул хезмәтләр, беренчедән, авыр, кичкә телеңне асылындырып кайтасың, һәм уку кайгысы калмый. Икенчедән, акчасы ике тапкыр ресторанда ашарлык кына. Күпмедер вакыт бүлмәдәшемне читтән күзәттем дә йөзенә бәреп әйттем: «Минем дә синең кебек рәхәт яшисем килә, үзең янына эшкә урнаштыр әле... Кайда эшләгәнеңне чамалыйм...» Бүлмәдәшем озак уйлап тормады, юлларын күрсәтте...

Эскортницалар, гадәттә, массаж салоннарында эшли. Дөресрәге, исеме шулай, җисеме бераз аерыла аның. Мондый җирләргә «массаж ясатырга» ирләр генә йөри. Секс өчен түгел, ниндидер бер уен артыннан киләләр. Без ир-атлар янына ялангач килеш чыгабыз да тәнебезнең төрле өлешләре белән интим массаж ясыйбыз. Ягъни безне массажист дип тә атап булмый, фахишәләр дә түгел – ирләр белән акчага йокламыйбыз бит. Йоклау-йокламау белән дә тәртип катгый бу эштә. Әгәр җитәкчелек клиент белән йоклаганыңны белсә, ике дә уйламыйча, эштән куачаклар. Әле «кара сакалың» да ияреп китәчәк.

Баштарак салонга укудан буш вакытларымда гына йөри идем. Күп студентлар шулай эшли. Университетны тәмамлагач, минем алда сайлау мөмкинлеге туды: дипломым буенча офиска эшкә урнашыргамы, әллә секс-индустрия эшендә шомарыргамы? Икенчесен сайладым.

Эскортница булу да җиңел түгел, бу – бик авыр хезмәт. Кызлар укымышлы булырга, ягымлы итеп сөйләшергә, үзләренең кыяфәтләрен карап-тәрбияләп торырга тиеш. Анда таләпләр нык зур, шуңа күрә акчаны да «көрәп» аласың. Бер төн эчендә рәхәтләнеп 100 мең сум эшләргә була. Менә мин сәгатенә 30 мең сум алам, бу – кемнеңдер бер айлык хезмәт хакы бит инде...

Әлбәттә, безнең янга ярлы-ябагай ирләр йөрми. Алар бөтенесе – акчалы кешеләр. Кайберсе өйләнгән, кайберсе юк. Күбесе аңарчы да фахишәләр хезмәтеннән файдаланган. Кайбер кызларга клиентлары фатирлар, машиналар бүләк итә. Алар үзара дуслашып китәләр, хәтта мәхәббәтләрен табалар. Клиентларына кияүгә чыгучы эскортницалар да бар, диләр, ләкин гаиләләре нык буладырмы – анысын әйтә алмыйм. Кызларның соңыннан да акчалы эшләрен ташлыйсы килми бит. Монда гади клиент та чәчәк бәйләме тотып килә. Андый тормыштан соң берәүнең дә офиста өч тиен акчага көн уздырасы килми шул.

Клиентларны үзе танышу сайтларыннан, белдерүләр аша эзләүче кызлар да бар. Ләкин мин хәзерге вакытта менеджерлар аша эшлим. Халык телендә әйтсәк, сутенерлар инде алар, күбесе – декрет ялындагы элеккеге фахишәләр. Эскортницаларга да 40 яшьтән соң сорау кими, алар кайчак үзләре шундый бизнес оештырып җибәрә. Менеджерларга керемнең 10-20 процентын биреп барабыз. Бик уңайлы.

Беренче карашка тормышыбыз ал да гөл сыман тоелса да, безнең эштә әллә нинди куркыныч хәлләр дә булырга мөмкин. Мәсәлән, клиентың берәр маньяк яки акылдан язган адәм булып чыкса? Кайбер ир-атлар эчкәч үзгәреп куя, үземнең артымнан шулай берәүнең пычак тотып куып йөргәне булды. Ярый бүлмәдән чыгып, администратор янына барырга өлгердем, ә теге куып тоткан булса шунда? Исән калдырмый иде.

Ирина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100