news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Акча яратучы онколог сәламәт кешеләргә дә яман шеш диагнозы куеп утырган

news_top
Акча яратучы онколог сәламәт кешеләргә дә яман шеш диагнозы куеп утырган
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Тула өлкәсендә бер онколог, премия алу өчен, сәламәт кешеләрне дә яман шеш белән авырый дип язып утырган. Һәр мондый диагноз өчен ул 3000 сум акча алып барган.

Суворов шәһәрендә эшләүче табиб-онколог ялган диагнозларны ел ярым дәвамында теркәп барган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, ул 13 пациентка начар диагноз билгеләргә өлгергән. Төбәктә онкологияне иртә стадияләрдә ачыклаган медицина хезмәткәрләренә премия түлиләр икән.

Тикшерүчеләр исәпләве буенча, табиб законсыз рәвештә 39 мең сум үзләштергән. Ир-атны мошенниклыкта гаеплиләр, ул гаебен танымый. Җинаять эшен судта караячаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар