«Акча хәзер кирәк – ипотека түлисе бар»: предприятиеләрдә кадрлар кытлыгы
Чаллыда күп тармакларда кадрлар кытлыгы күзәтелә. Белгечләр оешмалардан һәм предприятиеләрдән китә, заводта эшләрен дәвам итүчеләр дә өстәмә эш эзли.
Әгәр дә барысы да офисларга китеп бетсә, канализацияне кем чистартыр?
Сантехник Вәгыйз Салихов 10 ел торак конторасында эшләгән, хәзер инде 20 ел үзенә эшли.
«ЖЭКта миңа бирелгән фатир өчен эшләдем. Хезмәт хакы яшәү өчен азмы-күпме җитеп бара иде. Тик балалар үсеп җитте, аларга лаеклы белем бирергә кирәк иде, шуңа күрә үз-үземә эшли башладым, – ди Вәгыйз Салихов. – Үзем белән эшләү өчен тагын кеше алмадым. Кеше белән эшләү авыр».
Аның хезмәте өчен түләү, эш күләменә һәм катлаулыгына карап, 500 сумнан башлана. Вәгыйз Салихов – эшен җиренә җиткереп башкаручылардан, күбрәк акча алу өчен булмаган ватыкларны да уйлап чыгармый.
Ни өчен идарәче компанияләрдә кадрлар кытлыгы күзәтелә? Бу сорауга сантехник менә шундый җавап бирде:
«Балык башыннан чери, ә аны койрыгыннан башлап чистарталар. Идарәче компанияләрнең эше – бик катлаулы, мәшәкатьле эш, һәм идарәче компания – коммерцияле оешма, димәк, аның беренче максаты акча эшләү һәм акчаны экономияләү. Шуңа күрә хезмәткәрләрнең эше күп, ә хезмәт хаклары түбән. Шул сәбәпле анда эшләүчеләр аннан китеп, үзләренә эшли башлый».
Салихов фикеренчә, хәзер барысы да офисларда гына утырырга тели, ә физик эштә, бигрәк тә сантехник булып эшләргә теләүчеләр юк.
«Барысы да офисларда утырса, канализацияне кем чистартыр?» – дип сорый ул.
Төзелештә эш шартлары авыр
Марина Гринева менә инде 20 ел буяучы булып эшли, ул да үзенә эшли. Буяучы булганчы сәүдә өлкәсендә эшләгән. Элек төзелеш белән бәйле эш башкармаган.
«Декрет ялында утырдым, акча җитми иде. Башта диспетчер булып эшләдем: фатирларны ремонтлау өчен заказлар таба һәм шуларны буяучыларга тапшыра идем. Ләкин акча барыбер җитми иде. Бер остадан мине үзе белән обойларны кубарышырга алып баруын сорадым. Шул көннән минем буяучы карьерам башланып китте», – дип искә ала Марина.
Хәзер ул барысын да – гади дә, евроремонт та эшләп чыга ала.
«Миңа еш кына танышларым аша мөрәҗәгать итәләр, заказлар 2 ай алдан язылып куелган. Мин эшкә җаваплы карыйм, заказларны җиренә җиткереп үтим. Заказны алгач та, тиз-тиз объектны тапшырырга һәм чираттагысын башларга ашыгучы буяучылар да бар. Димәк, кимчелекләр дә була», – ди оста.
Соңгы 3 елда аның айлык хезмәт хакы 120 мең сум тәшкил итә. Ә эшләрен ашыгып башкаручылар тагын да күбрәк акча эшли.
Гриневаны төзелеш компаниясенә дә чакырганнар, югары тариф вәгъдә иткәннәр. Ул бу тәкъдимне кабул итмәгән.
«Мине төзелеп килүче объектка чакырдылар. Ә анда эшләү өчен шартлар юк: җылыту, лифт юк, бәдрәфкә барырга урын юк. Моннан тыш, алар анда тизлек таләп итә, ә бу – хаталар булачак дигән сүз, димәк, тиешле сыйфат та булмаячак», – дип аңлата Марина Гринева.
Буяучы фикеренчә, төзелештә эш шартлары авыр, хезмәт хаклары да әллә ни югары түгел, шуңа күрә кадрлар кытлыгы күзәтелә дә.
Акча хәзер кирәк – ипотека түлисе бар
Михаил Соловьев 15 ел дәвамында шәһәрнең эре предприятиеләренең берсендә ЧПУ көйләүчесе булып эшли. Һөнәрен техникумда алган. Югары инженерлык белеме әлегә кирәк булмавын әйтә, гәрчә аңа инженер эше тәкъдим ителгән булса да.
«Мине хезмәт хакы канәгатьләндермәде. Анда билгеле бер акча эшләү өчен карьера баскычы буйлап күтәрелергә кирәк. Ә миңа акча хәзер кирәк – ипотека түлим. Көйләүче буларак, аена 80-100 мең сум акча алам. 12шәр сәгать эшлим, сменалап – 2 көн эшлим, 2 көн ял итәм. Шулай ук үз һөнәрем буенча өстәмә эштә дә эшлим, анда сменага уртача 10-15 мең сум акча чыга. Төп эш урынымнан китәргә планлаштырмыйм, чөнки ИПда эшләр дә бетеп торырга мөмкин, хезмәт хаклары да «конвертта», – дип аңлата Михаил.
Аның сүзләренчә, кайбер көйләүчеләр «шабашкаларда» 200-250 мең сум ала, аларның хезмәт хакы аена 350 мең сумга кадәр җитә.
«Минемчә, системаны үзгәртергә кирәк, килгән һәркемне эшкә алмаска кирәк. Бүген безнең заводта, кызганыч, нәкъ шундый хәл күзәтелә. Техник белемсез кешеләрне дә ЧПУ көйләүчесе итеп эшкә алалар, 45-50 мең сум хезмәт хакы бирәләр. Бу кеше еллар дәвамында эшли, ләкин ул берни дә өйрәнми, ә хезмәт хакын һәркем белән бертигез ала. Шәхси оешмаларда мондый хәл юк. Әзер белгечне генә алалар, ялгышы өчен штраф салалар. Шуңа күрә эшче җаваплылыкны үз өстенә ала, ә заводта дисциплина бик аксый», – дип саный эшче.
Михаил фикеренчә, әлеге хәлне төзәтү өчен, заводлардан таләпләргә туры килмәгәннәрне эштән чыгарырга, берюлы берничә станокта эшли алачак белгечләрне җыярга һәм аларга югары хезмәт хакы түләргә кирәк. Яки һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларны алырга, предприятие эчендә квалификацияле комиссия төзергә, билгеле бер вакыттан соң көчсез кадрларны эштән чыгарырга яки разрядларын төшерергә кирәк, дип саный ул.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Ольга Степанова