Акча үзләштерүдә гаепләнүче институт директоры Рамил Хәйретдинов: «Ялгышлык белән...»
ТР Югары суды КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдиновны алдауда һәм вазифа вәкаләтләрен арттыруда гаепләп кулга алуга карата апелляция карады. Хәйретдиновның аны өй арестына күчерүне сораганда суд барышында нинди дәлилләр китерүе турында «Татар-информ» репортажында укый аласыз.
Татарстан Югары суды КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдиновның апелляция шикаятен карады. Ул алдау һәм вазифа вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә. Суд 6 сәгатькә соңга калып башланды.
Тикшерү фаразы буенча, Хәйретдинов институт составындагы лабораторияләргә бирелгән акчаларны үзләштергән. Директор 2022 елдан 2023 елга кадәр хезмәткәрләренә «Көнчыгыш разряд» һәм «Клио+» фәнни-тикшеренү лабораторияләре эшләрен башкаруга килешүләр төзергә кушкан. Әмма бу эшләр, тикшерү фаразынча, башкарылмаган, акча – сүз әлегә 2 миллион сум турында бара – директор һәм әлегә исемнәре әйтелмәгән кешеләр кулына күчкән. Шушы җинаятьтә гаепләнеп, Рамил Хәйретдинов кулга алынды.
Апелляция шикаятен карау 8.30 да башланырга тиеш иде, әмма утырышлар күп булу һәм техник сәбәпләр аркасында, аны берничә тапкыр күчереп, суд 2дә генә башланып китте. Хәйретдиновның адвокаты Азат Усманов та, матбугат чаралары вәкилләре дә көтте. Адвокат Рамил Хәйретдинов гамәлләреннән институтка зыян килмәве турында сөйләде.
«Рамил Хәйретдинов моннан бернинди дә табыш алмаган. Акча урланмаган. Ул акчаны университет ихтыяҗлары өчен кулланган, ләкин үзенә бернәрсә дә алмаган. Аны өй арестында калдыруны сорыйбыз», – дип хәбәр итте ул.
Суд башлангач, адвокат судка Хәйретдиновка карата сак чарасын йомшаграк итеп үзгәртү өчен күп сәбәпләр барлыгын әйтте.
«Минем яклаучымның бик күп бүләкләре һәм медальләре бар, аларның кайберләре – республиканың беренче затларыннан. Моннан тыш, аның кечкенә балалары бар, ә хатыны инвалид һәм ул авыру. КФУ ректоры аңа характеристика язды, анда Хәйретдиновның Татарстан фәнен үстерүгә керткән өлешен тасвирлады. Күп кенә фәнни оешмалар һәм музейлар Рамил Хәйретдиновка сак чарасын үзгәртүне хуплый», – дип тулыландырды адвокат.
Азат Усманов КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директорының тикшерүдән качып йөрүнең мәгънәсе юк, һәм ул моны эшләргә җыенмый дип ышандырды. Ул судтан «аның гаепле булуын түгел, ә җинаятьтә катнашын ачыклауны» сорады.
«Клио+» лабораториясе проектларына 17 өстәмә килешү төзелгән. Беренче этап кысаларында 5 хезмәткәргә 500 мең сумга якын акча түләнгән. 3 хезмәткәр эшне башкаруда катнашмады диярлек, ләкин бу мөһим түгел. Чынлыкта, барлык эшләр дә шул кешеләр тарафыннан башкарылмаган. Хезмәт өчен түләнгән, ә эш башкарылган. Әмма институтка зыян юк – чөнки Хәйретдинов бөтен акчаны кире кайтарган.
Икенче проект буенча – «Көнчыгыш разряд» – эш шулай ук институт тарафыннан кабул ителә, анда зыян юк.
Шулай ук суд, Хәйретдиновны кулга алу турында карар чыгарганда, аның үзен өлешчә гаепле булуын тануын исәпкә алмаган. Сак астына алу белән бәйле булмаган сак чарасы билгеләүне сорыйм, – дип сорады адвокат.
«Көнчыгыш разряд» лабораториясе Россия һәм БДБ илләре тарихын анализлау белән шөгыльләнгән, ягъни институтка куелган бурычны – ил тарихын фальсификацияләүгә юл куймау максатыннан эшчәнлек алып барган. Шулай ук БДБ илләре, Иран, Төркиядәге төрки халыклар турында база туплаган. Шул база магистратурада укытыр өчен программага нигез булырга тиеш булган. «Клио+»ның җитәкчесе Рамил Хәйретдинов үзе булган, ул терроризмга, иделогик һөҗүмнәргә каршы көрәш программалары төзү, традицион мәдәни кыйммәтләрне туплау белән шөгыльләнергә тиеш була. Тикшерү, Хәйретдиновка ниндидер кешеләр булышкан, дип бара.
Адвокат әйтүенчә, лаборатория башкарган эшләр институт балансына кабул ителгән, шул ук вакытта тикшерү, лабораториядә бу эшләр башкарылмаган, дип бара – менә шундый каршылык, ди ул.
Адвокат әйтүенчә, Хәйретдинов үзенең гаебен өлешчә таныган. Гаепләнүче, адвокат әйтүенчә, лаборатория белгечләре белән килешүләрне законда кабул ителгәнчә төземәгән (бу сүз артында ни ятканы билгесез), «акча Хәйретдинов счетларына күчерелгән», әмма бу «шулай кирәк булган өчен эшләнелгән». Ни өчен шулай кирәк, дигәндә, җавап шул: эшләрне башкарырга тиешле кешеләрнең берсе, Мустафаев фамилияле белгеч, институттан эштән китә һәм Казахстанда дипломат булып эшли башлый. Хәйретдинов үзе «10 эшне башкардым» дип яза да, институт акчаны директор исеменә күчерә.
«Мин – фән кешесе, һәм минем иректә булуымнан файда күбрәк булачак»
Суд Рамил Хәйретдиновка да үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирде. Ул утырышта 1нче СИЗОдан видеоэлемтә аша катнашты. Хәйретдинов өй арестында булган очракта илгә күбрәк файда китерәчәген белдерә.
– Минем өчен репутация мөһим, менә мин шушы административ карар белән биографиямне сызып ташладым, – диде Хәйретдинов.
ВУЗга зыян килмәгән, эш башкарылган, шуңа да монда алдашу юк, Хәйретдиновның эшен «мошенниклык» дип түгел, «вазифаи җинаять» дип карарга кирәк, ди адвокат.
«Минем бөтен эшем һәрвакыт күз алдында булды. Зур проектлар алып бардым. Мин үз биографиямне ялгышлык белән сызып ташладым. Мин кыска вакыт эчендә бу эшне объектив рәвештә карауны сорыйм. Минем бергә яши торган хатыным («гражданская супруга») онкология белән авырый, ул авыр хәлдә. Мин – фән кешесе, өй арестында булганда, мин китап яза, диссертациямне язып бетерә һәм илгә файдалырак була алыр идем», – диде Хәйретдинов.
Дәүләт гаепләүчесе, үз чиратында, гаепләнүченең тикшерүгә комачаулый алуын һәм, әгәр ул өй арестында булса, шаһитларга яный башларга мөмкин, дип белдерде. Татарстан Югары суды кулга алуны законлы дип таныды һәм апелляцияне кире какты.
Исегезгә төшерәбез, 4 апрельдә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директорына сак чарасы сайланды. Совет районы суды аны май ахырына кадәр 2 айга СИЗОга җибәрде. Агентлыкка билгеле булганча, институт директоры вазифасын Раил Фәхретдинов башкара.
Рамил Равил улы Хәйретдинов 1964 елның 16 июнендә Буа районы Черки-Кильдураз авылында туган, тарих фәннәре кандидаты, Тукай премиясе лауреаты – «Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» сәнгать-пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен (коллектив составында). Тарих институтында, Министрлар Кабинетының ономастика комиссиясендә эшли. 2002 елда – Геральдип совет рәисе урынбасары, соңыннан рәисе, ул җитәкче булганда, күпчелек районнарның герб-флаглары әзерләнә. 2007 елдан – Казан Кремле музей-тыюлыгында. 2011 елдан – Институт директоры.
«Татар-информ»нан Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде