Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Акча урынына – уенчык»: Татарстанда банк хезмәткәрләре клиентларның 40 млн сумын урлаган

news_top_970_100
«Акча урынына – уенчык»: Татарстанда банк хезмәткәрләре клиентларның 40 млн сумын урлаган
"Татар-информ" архивы

Чаллыда банк хезмәткәрләренең клиентларның акчасын урлавы турында эш буенча хөкем карары чыгарганнар. Сумма да шактый – 40 млн сум. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Касса җитәкчесе – 55 яшьлек хатын-кыз, корпоратив клиентларга хезмәт күрсәтү буенча өлкән менеджер – 42 яшьлек хатын-кыз хөкем карарын тыңлады. Суд ачыклаганча, бу кешеләр үзара килешеп, өлкәнрәге банк ячейкасыннан 15 млн сум чамасы акчаны ала. Акча эшмәкәрнеке була. Берничә айдан бу эшмәкәр акчасын кире алмакчы була, тик «приколлар банкы» купюраларына тап була.

Моннан тыш, банк хезмәткәрләре акча саклый торган урыннан тагын 25 млн сумнан артык акча ала.

Хатын-кызларның берсе, шәхси клиника өчен кыйммәтле җиһазлар алу сәбәбе белән, 4 кешене алдап, 17 млн сумнан артык акча урлауда гаепле, дип табылган. 

Судта бу хатыннар гаебен өлешчә таный. Хөкем карары чыгарган чакта, өлкән менеджер дулкынланудан калтырана, күз яшьләрен көч-хәл белән тыеп тора. Суд аны 4 елга гомуми режимлы колониягә хөкем итә. Касса җитәкчесен 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр. Алар 25 млн сумнан артык зыянны түләргә тиеш була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100