Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акча колы

news_top_970_100

Кайнанасы гаражның запас ачкычын сорагач, Гөлфинә аптырап калды.

«Бер әйбер аласы бар иде аннан. Борчылма, сезнең милеккә тимим. Ринас белә, мин аңа шалтыратып әйттем инде», - диде кайнанасы Мәүлидә.

Шулай да Гөлфинә иренә шалтыратып сорарга теләде, Ринасның номерын җыйды.

«Сәлам, син чынлап та әниеңә гараж ачкычын алырга рөхсәт иттеңме? Гаражда аның әйберләре торганны бер дә хәтерләмим мин», - диде Гөлфинә.

Ринас хатынын тынычландырырга тырышты.

«Анда ун минутлык эш инде, җаным. Күзеңне ачып йомарга да өлгермәссең, әни ачкычларны кире китереп бирер. Ул гаражда банкаларын калдырган иде. Белмим, нигә дачага илтеп куймагандыр. Ярар, аңа ачкычларны бир инде. Тик соңыннан барып карап кайт, ишекләр бикләнгән булсын. Алайса мин монда командировкада вакытта машинаны алып чыгып китмәсеннәр тагын», - диде ире.

Гөлфинә тынычланган кебек булды һәм кайнанасына гараж ачкычларын бирде.

Киткәндә Мәүлидә бик сәер итеп кенә елмаеп куйды, гүя, «Менә күрдеңме, улым минем сүзне ничек тыңлый!» – дип әйтергә тели иде.

Гөлфинәнең ире Ринас чыннан да эш буенча командировкага киткән иде. Ул шәхси эшмәкәр, башка шәһәрләргә эшлекле сөйләшүләргә еш йөрергә туры килә аңа. Гадәттә, Ринас командировкаларга үз машинасында йөрми. Ара ераклыгына карап, самолетта яки поездда бара.

Әле бу юлы командировкадан кайтуга ук, Гөлфинәгә диңгез буена барып ял итеп кайтырга вәгъдә итте. Күптәннән икесенең бергә ял иткәне юк иде шул.

Кайнанасын озатып, ишекне япканда Гөлфинәгә ничектер авыр булып китте. Югыйсә, бернинди гайре табигый нәрсә дә булмады, әмма ул үзен ирен саткан кебек хис итә иде. Моңа кадәр кайнанасының бервакытта да гараж ачкычларын сораганы юк иде. Хәтта мондый сорау белән Ринаска да мөрәҗәгать итми иде, әгәр инде берәр нәрсә кирәк булса, алар икәүләп барып кайталар иде. Ә бу юлы ачкычларны соравы ничектер сәер тоелды. Әмма икенче көнне үк Мәүлидә ханым ачкычларны кире китереп бирде.

«Мә, ал. Әллә үземә алып калдым дип уйлаган идеңме? Әгәр Ринасның әтисе исән булса, сезгә килеп йөрисе дә булмас иде шул. Әтисе үз машинасын сатып, Ринаска гараж алырга ярдәм итте бит. Бер карасаң, ул анда йөрми дә иде инде, сәламәтлеге мөмкинлек бирмәде. Барысы да Ринас бизнесын алып бара алсын өчен эшләнде. Ул әти-әнисенең бу адымын онытмас бит?» - диде кайнанасы.

Мәүлидә соңгы җөмләне шундый итеп әйтте ки, әйтерсең, Гөлфинә бу сорауга җавапны белергә тиеш иде. Әмма Гөлфинәнең җавап бирер сүз юк иде, чөнки Ринасның бервакытта да әнисенә ничек ярдәм иткәнен сөйләгәне булмады. Бәлки акча биреп барадыр, әмма бу аларның матди хәленә берничек тә тәэсир итми. Кайнанасы тагын бер кат фатирны җентекләп күз уңыннан уздырды.

«Бигрәк иркендә яшисең инде, ханбикә кебек. Ә нигә бала табуны сузасың соң? Бәлки син кысырдыр, әллә мин берәр нәрсә белмимме?» – диде кайнанасы.

Гөлфинә өчен бу сорау чын мәгънәсендә мыскыл итү иде.

«Сез мине чыгырымнан чыгарырга теләп, махсус шулай дисезме? Ә соңыннан безнең арада тавыш чыкты дип кабат улыгызга зарланырсыз инде. Ә минем яшерер нәрсәм юк, мин сау-сәламәт, бар җирем тәртиптә. Балаларыбыз һичшиксез булачак, ләкин бераз соңрак. Без яшьләр әле, өлгеребез. Мине үпкәләтергә теләсәгез, барып чыкмас», - диде Гөлфинә.

Мәүлидә моның ише сораулар белән генә килененең күңеленә тиеп булмасын аңлады. Киленнең холкы тимер кебек нык иде. Һәм бу күрәсең, Мәүлидәнең ачуын да китерә. Ләкин ул киленен котыртырга теләмәде, хушлашты да чыгып китте.

Иренең үтенечен исенә төшереп, Гөлфинә гаражны карап кайтырга чыгып китте. Гөлфинә килгәндә, гараж ишеге бикле иде. Бераз карап басып торды, инде кире китәргә уйлаганда ниндидер эчке сиземләве ишекне ачарга мәҗбүр итте.

Гараж эчендә бар да тәртиптә кебек иде, беренче карашка машинага тимәгәннәр. Ләкин тирә-якта ниндидер шланг кисәкләре аунап ятуы гына Гөлфинәне сагайтты. Ул аларны җыйды да чүп савытына ташлады. Башка бернинди шикле әйбер дә шәйләмәде, гаражны бикләде.

Өенә кайтып җиткәч, Гөлфинә иренә шалтыратып, гаражда бар да тәртиптә булуын әйтте.

Берничә көннән Ринас командировкадан кайтты. Башка вакытларда ул кайтуга ук диярлек гаражга барып кайта иде, әмма бу юлы алай булмады. Ял итәргә теләде.

«Ярар, машинага берни булмас, бу килешүләрне төзегәндә йөреп арыдым. Чит машина булса да, барыбер арыта. Әзрәк җәяүле булып алыйм әле», - диде ул хатынына.

Гөлфинә тәмле итеп кичке аш әзерләде, ә иртән Ринасны офиска эшкә озатты. Нәрсә генә дисәң дә, ничек кенә арысаң да, үзе эшең булгач барысын да контрольдә тотарга кирәк шул. Шуның аркасында Ринасның хатынына вакыты да җитеп бетми иде. Бала алып кайтуны кичектереп торуларының да бер сәбәбе шул иде. Төш җитәрәк Ринас шалтыратты.

«Гөлфинә, карале, әни шалтыратты, аңа тиз генә дачага барырга кирәк икән. Мин хәзер гаражга барып машинаны алам да, тиз генә аны илтеп кайтам инде, яме. Ә син әзерләнә тор, минем бүген кәефем яхшы", - диде Ринас серле тавыш белән.

Гөлфинә моңа сөенде дә, ләкин шул ук вакытта күңелен ниндидер борчу кимерә иде, әйтерсең бәла буласын сизенә. Гаражда тапкан шланглар турында иренә әйтергә бөтенләй оныткан иде ул. Төштән соң Ринас башка шалтыратмады, ә сәгать ярымнан соң кайнанасы килеп керде. Кыяфәте качкан, әйтерсең өрәк күргән иде.

«Әйт әле, кайчанга кадәр минем улымнан көлеп яшәргә җыенасың? Мине дачага илтеп куюын гына сорадым, югыйсә. Мин бит гел аннан нидер сорап тормыйм, шуннан гына үтең сытылмас иде әле!» – дип шелтәли башлады.

Гөлфинә бу сүзләрнең мәгънәсен аңламады.

«Нәрсә сөйлисез соң сез, нинди мыскыллау? Ринас төш вакытында шалтыратты, машинаны барып алам да сезне дачага илтәм диде», - дип әйтте Гөлфинә.

Мәүлидә җилкәләрен генә сикертеп куйды.

«Сәер, ә алай булгач кайда икән соң ул, бәлки берәр нәрсә булгандыр? И Аллам, татар юрап китерә ди, телемә салынып торам тагын. Авызымнан җил алсын», - диде кайнанасы.

Шул вакытта Гөлфинәнең телефоны шалтырады. Әмма шалтыраткан кеше ире түгел иде.

«Алло, тыңлыйм», - диде Гөлфинә.

Аңа Ринасның авариягә очравын һәм хәзер реанимациядә ятуын әйттеләр. Гөлфинә бу сүзләрне ишеткәч агарынып, тораташтай катып калды.

«Ул хастаханәдә... Аңа рульгә утырырга ярамаганын сизенгән идем...» – диде Гөлфинә телен көч-хәлгә әйләндереп.

Кайнанасы аңа тагын бик сәер итеп карап куйды, шулай да улы янына хастаханәгә барды. Әмма аларны реанимациягә кертмәделәр. Ринасның хәле бик авыр иде.

«Мин сезгә әлегә берни әйтә алмыйм. Ирегез бик нык зыян күргән, әлегә тынычландырырлык фаразлар юк...» – диде табиб.

Табибларның көрәшүенә дә карамастан, өч көннән соң Ринас аңына килмичә вафат булды. Гөлфинә өчен бу коточкыч кайгы иде. Ул ничек таксига утырып өенә кайтканын да хәтерләми. Янында кайнанасы утырып кайтты, әмма Гөлфинә аны сизмәде дә, күрмәде дә.

Бу авария белән тикшерүчеләр кызыксынды, чөнки Ринас рульгә айнык килеш утырган, ә авария тормозлар эшләмәү аркасында килеп чыккан. Һәм шунда кинәт кенә Гөлфинә гаражда тапкан шлангларны исенә төшерде, әмма барыбер бернидән дә шикләнмәде. Ә тагын бер көннән соң полиция килде һәм аны аңлы рәвештә ирен үтерүдә гаепләделәр. Гөлфинә бу сүзләрдән чак кына аңын җуймады.

«Мин ике көннән иремне җирлим. Мин бу кайгыдан акылдан шашар дәрәҗәгә җиттем, ә сез мине үтерүдә гаепләмәкче буласызмы?» - диде Гөлфинә күз яшьләренә буылып.

Полиция хезмәткәрләренең төгәл булмаган дәлилләре генә бар иде, чөнки тормоз шлангларын кемдер махсус кискән булган. Гараж кооперативындагы сакчы Гөлфинәнең чүп савытына шланг кисәкләре ташлаганын күргән. Аның мондый оятсызлыкка сүзе юк иде.

«Ярар, моны мин эшләгән дип уйлыйсыз икән, иремне үтерер өчен минем нинди мотивларым бар соң?» – диде.

Әмма шундук Ринасны ничек яратуын сөйли башлады.

«Барысы да дөрес, сез бизнес һәм акча турында уйлыйсыз. Ләкин мин дә эшлим, бервакытта да иремнең җилкәсендә утырмадым. Ә бизнеска килгәндә, сез Ринасның әнисе Мәүлидә ханымга мөрәҗәгать итеп карагыз әле, ул һичшиксез улының бизнесын үз кулына төшерергә ниятлидер», - диде Гөлфинә.

Әлбәттә, полиция хезмәткәрләре Мәүлидәдән дә сорау алды, әмма сүзгә кесә керми торган хатынның җавабы әзер иде.

«Барасы да васыятьнамәне укыгач билгеле булачак. Әгәр Ринас аны язган булса инде. Ләкин ул барысын да хатынына калдырып, ялгышлык эшләгәндер дип уйламыйм», - диде Мәүлидә.

Полицейскийларның берсенә бу сәер тоелды һәм ул фатирны тикшерүен дәвам итте. Оперативниклар бер сәгать буе фатирның бөтен почмагын карап чыкты, әмма бер генә шикле нәрсәгә дә тап булмадылар. Китергән уңайсызлыклары өчен гафу үтенделәр дә киттеләр.

Шул ук көнне Мәүлидә Гөлфинәгә фатирдан чыгып китәргә кушты. Ул әти-әнисе фатирына теркәлгән иде. Ә алар яшәгән бу фатир ире белән икесенең уртак милке булып саналмый. Гөлфинә ызгышып торырга теләмәде һәм әти-әнисе янына күченеп китте. Шулай да шәһәрдән китмәде, полициядә аннан яшәгән җиреннән китмәү турында белешмәгә имза куйдырганнар иде. Әлегә аны гаепле дип тә тапмадылар, ләкин һаман да Ринасның үлемендә шикле кеше булып тора.

Мәүлидә исә килененнән шулай тиз генә, җиңел генә котыла алуын уйлап, тантана итә иде.

Ләкин бер генә нәрсә аңлашылып бетми иде, ни өчен Гөлфинәгә ирен үтерергә кирәк булган? Чөнки фатир барыбер аңа калмас иде. Бизнес белән дә проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Фирмадагы эшләр турында Ринасның үзеннән башка беркем дә белми иде. Идарәче вазифасын Мәүлидә үзенә алды. Ул коммерциядә берни дә аңламый иде һәм фирмада шундук проблемалар башланды.

Ирен җирләгәннән соң Гөлфинәне тикшерүчегә чакырдылар. Ул инде үзенең язмышы хәл ителгән һәм аны алда төрмә көтә дип уйлады. Ләкин юк, тикшерүче башка сорау бирде.

«Ә кайнанагыз Мәүлидә турында нәрсә әйтә аласыз? Аңлыйм, сез Ринас белән күптән түгел өйләнешкәнсез, ләкин шушы вакыт эчендә кайнанагыз турында бераз булса да күзаллау барлыкка килгәндер», - дип сорады тикшерүче.

Гөлфинә икеләнеп калды, аны әллә нәрсәдә дә булса тотарга телиләрме, әллә тикшерүче дөрестән дә чын үтерүчене тапканмы? Үзенең икеле-микеле фикерләвенә дә карамастан, җавап бирде.

«Ничек әйтим икән, бөтенләй уртак тел таба алмадык дип әйтә алмыйм, әмма ихлас дуслык та юк безнең арада. Ул гел мине Ринасның акчасына һәм бизнесына кызыгам дип гаепләде. Ләкин бу алай түгел, мин сезгә әйттем инде.

Тикшерүче өстәлдәге кәгазьгә нидер теркәп куйды.

«Яхшы, мин сезне тоткарламыйм. Сездән гаепләүләрне алдык, бу эштә яңа фактлар барлыкка килде. Әлегә берни дә әйтми торам, чөнки үзем дә 100 процент ышанып бетмим әле», - диде тикшерүче.

Бөтенләй көтмәгәндә полицейскийлар кабат Мәүлидәнең фатирына килде, тентү өчен ордерларын күрсәттеләр. Бу юлы алар нәрсә эзлиселәрен белә иде, инде ярты сәгать узуга аларның берсе балконнан пычрак кофта алып чыкты, аның җиңнәренә май таплары бар иде. Гөлфинәне гараж янында күргән сакчы биргән күрсәтмәләр бар иде полицейскийларда. Ул Гөлфинә килгәнче, Мәүлидәнең дә килеп киткәнен әйткән. Ләкин тикшерүче мондый табышмаклар белән генә үз позициясен алга сөрә алмый. Шул вакытта ул бер хәйләгә барды.

«Шулай көтмәгәндә килеп кергән өчен гафу итегез инде. Сезнең кофтагызны экспертизага алып китәргә телибез, ләкин башка кайбер нәрсәләрне ачыклап бетерергә кирәк. Безнең белән бүлеккә баруыгызны сорыйм, бу озакка түгел», - диде полиция хезмәткәре.

Мәүлидә ризалашты һәм бер-ике минуттан аларның машинасы янына чыкты. Шулвакыт тикшерүче ялгыш кына бер сүз ычкындырды.

«Мин генә аңламыйммы, әллә тормоз шланглары өзелгәнме? Нишләргә соң инде хәзер?» – дип сорады ул хезмәттәшеннән.

Көтмәгәндә Мәүлидә ярдәм тәкъдим итте.

«Әйдәгез, мин карыйм, минем ирем машина йөртүче иде, мине дә өйрәтте", - диде.

Тикшерүче аны машинага таба алып килде, Ә Мәүлидә калтыранып куйды, ул үзенең ялгышлык җибәргәнен аңлады, тик соң иде инде. Полицейский аның кулына богаулар кидерде.

«Мин теге вакытта ук Гөлфинәнең гаепле булмавын аңлаган идем. Тормоз системасын каравын махсус сорадым, ә ул машинага кайсы ягыннан якын килергә дә белми, аңламый. Ләкин сез башыгызны бик тиз эшләтеп өлгердегез һәм үзегез үк барысын да ачып салдыгыз», - диде тикшерүче.

Гөлфинә бу хакта белгәч, ышана алмады.

«Булмас, ул бит әни кеше. Шул каһәр суккан бизнес өченме инде бу? Якын кешемнең мондый шакшы адымга бара алуына ышана алмыйм», - диде Гөлфинә.

Мәүлидәне хөкем иттеләр, ул үзенә тиешле җәзаны алды. Тикшерүче аның гаепле булуын исбатлады һәм Гөлфинәдән гафу үтенде.

Нотариуска барыр көн җитте. Гөлфинә үзенә нәрсә дә булса эләгер дип өметләнми иде. Ләкин нотариус Ринас калдырган васыятьнамәне укыгач, гаҗәпләнүенең иге-чиге булмады.

«Ирегез бар мөлкәтен сезгә калдырган. Ул васыятьнамәне ике ел элек үк язган иде. Күрәсең, аны бу адымга нәрсәдер этәргән. Ләкин ирегезнең акчаларына да, бизнеска да хәзер сез хуҗа», - диде нотариус.

Гөлфинә исенә төшерде: ике ел чамасы элек Ринас беренче мәртәбә ашказаны авыртудан зарланган иде. Ул вакытта Гөлфинә иренә тикшеренү узарга тәкъдим итте, әмма ире гел баш тартып килде. Күрәсең, аның җитди проблемалары булгандыр, шуңа күрә Ринас васыятьнамә язгандыр.

Бу яңалык Мәүлидәгә дә барып җитте. Газиз улын юкка һәлак итүен аңлагач, ул аздан гына акылдан шашмады. Ләкин хәзер уйланырга, Аллаһтан кичерү сорарга, тәүбәгә килергә вакыты бик күп булачак аның.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 16 май 2022
    Исемсез
    Узен тапкан узен баккан баланга ничек шулай ешлэргэ кулы бырды икэн бу хатыннын
  • 15 май 2022
    Исемсез
    Мәгьнәсез текст. Анасы улының рульдә йөргәнен белә, машинаның тормозын кисә, ә аннары кайгыра буламы?, кит инде, шундый юк - бар язарга ничек иренмисез?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100