Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Акча эшлим дә, туй ясыйбыз». Кәләше янына кайтучы кияү, 5 балалы хатын, яшь кыз һәлак

news_top_970_100

Бурятиягә сөйгән кызы янына кайтып баручы егет авариядә һәлак булган. Машина йөртүчене 3 кеше үлемендә гаеплиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Коля балачакта ук Лерага өйләнергә вәгъдә бирә. Кыз башта җитди кабул итми, тик 15 ел узгач, чыннан да Коляның кәләше булып куя. Алар мәктәпне тәмамлагач, озак аралашмый, аннары очрашалар да аерылышмыйлар инде. 29 яшьлек Николай Валериягә тәкъдим ясый. Туйны 2024 елның көзенә билгелиләр. Җәен кияү вахта белән Сахалинга эшкә китә, туйга акча эшләргә тели.

Августта кайтырга тиеш булган кияү тагын 2 якташы белән һәлак була. Авариядә исән калган машина йөртүчегә 3 кеше үлемендә гаепләү белдергәннәр. Мәрхүмнәрнең туганнары, ул йокыга киткән һәм идарәсен югалткан, дип саный.

«Без Коля белән мәктәптән үк таныш. Ул кечерәк, тик без аралаша идек. Мин дусларча, ә ул минем белән булырга өмет белән. Мин башкага кияүгә чыгып, 2 бала таптым», – ди Валерия.

Тик Николай барыбер өметен өзмәгән. 2019 елда Валерия аерылышкач, ул: «Әйдә өйләнешәбез? Мин бит мәктәптә әйткән сүзне онытмадым», – ди.

Шуннан соң алар бергә була. «Мин ризалаштым. Без матур тантана ясый алмагач, туйны берничә тапкыр кичектердек», – ди Валерия.

2021 елда алар Мәскәүгә күченә, Николай Сахалинга эшкә бара.

21 августта Николай: «Тиздән чыгабыз», – дип яза. Юл Көньяк Сахалинга таба трассадан 720 км, аннары егетләргә акча бирергә тиешләр, һәм алар Улан-Удэга очарга тиеш була. 7 вахтовик артыннан 1 машина җибәрәләр.

«Nissan Patrol» машинасы юлга чыга. Авариядә исән калган егет сүзләренчә, йөртүче юлда тизлеген арттыра. Пассажирлар аннан газга басмавын сорый. Тик машина үзе белән бер якка бара торган балкалы кранга бәрелә.

Фаҗигадә Николай, 17 яшьлек кыз һәм 50 яшьлек хатын-кыз үлә. Бу хатынның 5 баласы ятим калган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100