Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акча эшләргә маташкан ике үсмерне фатирда бикләп тотканнар

news_top_970_100

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе мәҗбүри хезмәт оештыруда һәм балигъ булмаган яшьтәге 2 баланы законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итүдә гаепләнүче 22 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшергән. Ул Томскида яши. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, узган елның июлендә гаепләнүче ир-ат җинаятьтә катнашучы тагын бер кеше белән бергә 2 яшүсмерне интернет аша эшкә җәлеп иткән. Моның өчен алар Уфада фатир арендалаган. Балигъ булмаган балаларның берсе хата ясагач, гаепләнүчеләр алардан «компенсация» рәвешендә 50 мең сум таләп итеп, фатирдан чыгармыйча тоткан.

Яшүсмерләрнең берсе әнисенә яшерен рәвештә хәбәр итә алган, әни кеше исә полиция чакырткан. Хокук саклаучылар яшүсмерләрне азат иткән, тик 2 җинаятьче дә качып өлгергән. Гаепләнүченең берсен Краснодарда тоткарлаганнар, тиздән ул суд каршына басачак.

Икенче фигурант федераль эзләүгә игълан ителгән, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100