Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акча безнең гаиләне бозды! Нишләргә?

Минем өчен бу – шок иде! Әлбәттә, аңа яхшы, ә миңа нишләргә? Мин хәзер ашый да, эчә дә алмыйм. Тормышым җимерелә. Нишләргә?

news_top_970_100

«Әле 1 ай элек кенә, безнең бәхетле гаиләбез бар, дип уйлый идем. Мин иремне һәм балаларымны бик яратам. Ирем безне ярата, тәэмин итә, без бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел, елга 2 тапкыр диңгезгә барабыз, яхшы фатирыбыз, машинабыз бар. Ләкин без һәрвакыт шулай яшәмәдек, һәм, хәзер барысы да яхшы дигәндә генә, башка проблема барлыкка килде. Дөресрәге, башка хатын. Ирем тагын бер гаилә теләвен әйтте, чөнки бер хатын-кыз аннан бала көтә икән. Тик минем белән дә аерылышасы килми, 2 гаиләгә яшәргә тели. Бу – нормаль күренешме?

Мин кияүгә иртә чыктым, студент кыз идем. Минем арттан акчасы да, кулында берние дә булмаган гади егет йөри башлагач, барлык дус кызларым миңа: «Нигә сиңа бу фәкыйрь, ул сиңа нәрсә бирә ала?!» – диделәр.

Кызлар сүзләренчә, мин яхшыракка лаек, ләкин мин үземчә карар иттем. Ул минем арттан бик матур йөрде һәм теләгәненә иреште, ниһаять, мин аны яратканымны аңладым, һәм без өйләнештек. Баштарак тулай торакта яшәдек, аннары бүлмә арендаладык.

Кызыбыз тугач, фатир арендаладык. Ирем читтән торып уку бүлегенә күчте һәм эшкә урнашты. Моннан тыш, өстәмә эшләрдә дә эшләде: йөк ташучы да булды, сулар да ташыды.

Мин академик ял алдым, бала белән өйдә утырдым. Ирем акчаны яхшы эшли башлады, эре компаниягә урнашты, эш баскычында үсә барды, параллель рәвештә, дусты белән кечкенә генә бизнес та ачты. Ә мин кызым белән өйдә утырдым, бер академик ялдан икенчесенә күчтем, чөнки улыбыз туды. Аннан укуны бөтенләй ташладым, 2 бала белән нинди уку булырга мөмкин? Ирем: «Өйдә утыр, синең бурычың – хатын һәм әни булу, ә акчаны мин эшләячәкмен», – диде. Шулай итеп, мин өйдә хуҗабикә булдым, балалар белән шөгыльләнү, ашарга пешерү миңа ошый иде. Ул вакытта безнең ипотекага алынган 2 бүлмәле фатирыбыз бар иде.

Хәзер, еллар узгач, иремнең минем белән кызыксынмый башлавына үзем гаепле икәнне аңлыйм. 10 ел буена өйдә утырганда, кеше буларак деградацияләнүемдә үзем гаепле. Чөнки минем белән бары тик балалар турында гына сөйләшергә мөмкин. Ә менә ирем бик үзгәрде, хәзер аның башка аралашу даирәсе бар, ул өйгә соң кайта, миңа бернинди игътибар юк. Мин аның белән сөйләшергә тырышып карадым, проблемалары, эшләре турында сораштым, аның минем белән хәтта сөйләшергә дә теләге юк иде. «Бу – минем эшем һәм аны үзем хәл итәчәкмен», – дип кенә җавап бирә.

Әгәр сез мине «үзен бер дә карамаган хатын» дип уйласагыз, бу – дөрес түгел. Тышкы кыяфәтем үзгәрмәде, тулысынча үз формама кайттым, үземне карыйм. Мин яхшы пешерәм, ләкин бу иремә хәзер кирәк тә түгел кебек. Ул бик еш төнлә генә кайта, шуңа күрә душка керә дә йокларга гына ята. Әлбәттә, якынлык турында сүз дә юк. Мин, аның читтә мөнәсәбәтләре бардыр, дип шикләнә башладым. Барлык фактлар аның сөяркәсе белән төнге клубларда, төрле компанияләрдә булуын күрсәтә. Әлбәттә, минем уйлавымча, ул барлык вакытын аның белән генә үткәрми. Ул бик күп эшли дә. Өйгә кайтканда, миңа һәм балаларга бик күп ризык алып кайта. Минем уйлавымча, ул шулай итеп, үз гаебен юарга тырыша.

Акчага мохтаҗлыгыбыз юк. Вакыты булганда, ул аны балалары белән үткәрергә тырыша, улы һәм кызы аны бик ярата. Ләкин соңгы вакытта ул миннән кача сыман, хәтта карашларын яшерә кебек. Ләкин мин аңламыйм: бу – нәрсә, үз-үзен гаепле санавымы әллә мине күралмавымы?

Аның белән сөйләштем, ирем башка хатыны булуын таныды, ләкин гаиләдән дә китәргә теләмәвен әйтте. «Бер нәрсәсез чакта син минем янәшәмдә идең. Син – минем балаларымның әнисе, мин сине яратам һәм хөрмәт итәм, беркемгә дә алмаштырмыйм. Ә бу хатынга ниндидер тартылу бар, сихерләнгән кебек», – диде ул.

Мин тавыш чыгармадым, моның белән аны тагын да ныграк читләштерермен, дип курыктым, өстәвенә, балалар өйдә. Ләкин башка хатыны булуын белә торып, аны елмаеп каршы алуы бик авыр.

Бу сөйләшүдән соң, мин бик нык ябыктым. Моны күреп, ул мине кызгана, кайгырта башлады. «Мин нинди җүләр, сине нишләттем бит», – диде, ләкин бернәрсәне дә үзгәртергә ашыкмады.

Алда мине әле тагын бер «сюрприз» көткән икән. Күптән түгел ирем, бу хатынның бала көтүен хәбәр итте. «Мин һәрвакыт күп балалар теләдем. Хәзер минем моны тормышка ашыру мөмкинлегем бар, һәркемгә акча җитәчәк. Син бит соңгы йөклелегеңне бик авыр кичердең, мин синең сәламәтлегеңне куркыныч астына куярга теләмим. Минем дус кызым яшь, ул миңа 3 бала тудыра алачак. Синең белән аерылышмаячакбыз, сине һәм балаларны тәэмин итәчәкмен, сезнең турында элекке кебек кайгыртачакмын, сезнең өчен бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Ләкин мин аны да калдырмыйм, ул һәм булачак балам да – минем гаиләм».

Минем өчен бу – шок иде! Әлбәттә, аңа яхшы, ә миңа ничек? Мин хәзер ашый да, йоклый да алмыйм, үземне бик начар хис итәм. Тормышым җимерелә. Нишләргә? Иң куркынычы – мин аны бик яратам! Балаларны да әтисез калдырырга ярамый, чөнки алар аны бик яраталар. Ләкин болай яшәргә дә ярамый. Нәрсә эшләргә?

Кем шундый хәлдә калды, әйтегез әле, сездә ничек булды һәм бу хәл ничек тәмамланды? Күпме дәвам итте? Гаиләне саклап кала алдыгызмы? Кешене акча шулай бозамы, чөнки 10 ел элек тулай торакта без бәхетле идек. Мин, ул вакытны кайтару өчен, хәзер бөтен акчаны бирер идем. Муллык һәм акча безнең гаиләне җимерде».

SAKHAPRESSтан тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100