news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Акбур, җир, боз ашыйсы килү нәрсә турында кисәтә?

news_top
Акбур, җир, боз ашыйсы килү нәрсә турында кисәтә?
"Татар-информ" архивы

Гадәттә ашамлык булмаган ниндидер бер әйберне ашыйсы килү, мәсәлән, акбур, җир, балчык, штукатурка, боз, кәгазь ашау теләге организмда билгеле бер микроэлементлар җитешмәгәндә була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Анемия булса, кальций, С, Д, Е витаминнары җитмәсә, акбур ашыйсы килә. Тимер җитмәсә – кеше боз ашарга тели. Буяу, штукатурка, җир ашыйсы килсә, кальций һәм Д витамины җитмәскә мөмкин.

Тимер җитешми торган анемия вакытында, һәрчакта да диярлек, гадәти булмаган әйбер ашыйсы килә. 

Ниндидер бер әйбер ашау теләге туса, аның сәбәбен ачыклау хәерле. Табибка мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар