Әкәмәт видео: ир фатирын түшәмгә кадәр чүп белән тутырган һәм берни булмагандай яши
Санкт-Петербургның Красносельский районында яшәүчеләр тиешле хезмәтләргә фатирларын су басу турында хәбәр итә. Бу хакта «Топор 18+» «Телеграм» каналы яза.
Урынга килгән хезмәткәрләргә фатир хуҗасы ишеген ачмый, һәм алар фатирның йозагын ватып керергә мәҗбүр була.
Фатирның ачкач шаккаталар: фатир ишеккә кадәр чүп-чар белән шыплап тулган була. Көтмәгәндә, чүп тавыннан фатирның хуҗасы сикереп төшә һәм, тыныч кына, югалган аяк киемен эзли башлый.