Гомер озынлыгы артуга һәм аның сыйфаты яхшыруга да карамастан, кеше 120 – 125 елдан да артыграк яши алмый. Бу хакта Пирогов университеты ректоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Сергей Лукьянов «Наука 0 « фестивалендә хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ».
«Без торган саен озаграк һәм сыйфатлырак яшибез, соңгы 100 елда ел саен уртача гомер озынлыгын ярты еллап арттырабыз. Һәм бу бик яхшы. Әмма шул ук вакытта без барыбер чикләргә барып терәләбез, әле беркем дә, мең еллар элек тә, бүген дә 120-125 яшькә кадәр яши алмаган. Чик яше һаман шул ук кала», – дигән Лукьянов.
Аның сүзләренчә, озын гомер һәрвакытта да сәламәтлекне һәм яхшы халәтне саклауга бәйле түгел. 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең яртысы деменциядән интегә. Хәзерге заман фәненең бурычларының берсе өлкән яшьтә уңайлы тормыш тәэмин итү ысулларын эзләү, дигән ул.
«Мин барыбер, биологик организмнарда яңару һәм репарация (ДНК молекулаларының беренчел структурасын кире торгызу – ТИ искәрмәсе) буенча гаять зур куәт салынган дигән фикергә киләм», – дигән Сергей Лукьянов.