Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Академик Хәбриевләр татар теле һәм Татарстан моделе турында: "Туган телгә тартылу яшь барган саен көчәя генә"

Россиядә ире дә, хатыны да Россия фәннәр академиясе академиклары булган бер генә гаилә бар. Алар - Рамил һәм Талия Хәбриевлар. "Н.А.Семашко исемендәге иҗтимагый сәламәтлек саклау илкүләм фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Рамил Усманович һәм РФ Хөкүмәтенең закон чыгару һәм чакыштырма хокук институты директоры Талия Ярулловна "Татар-информ"га интервьюда Татарстан турында фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Академик Хәбриевләр татар теле һәм Татарстан моделе турында: "Туган телгә тартылу яшь барган саен көчәя генә"

- Татарстан моделе үсешенең сере нәрсәдә? Сез ничек уйлыйсыз?

Рамил Усманович:

– Миңа калса, кадрларга сак карашта һәм яшьләргә ышанычта. Шушы тиңдәшлек миңа эшемдә ярдәм итте. Татарстанның Сәламәтлек саклау министры итеп билгеләгәндә миңа 36 яшь кенә иде. Ул вакытта минем белән министрлыкларны 20 шәр ел җитәкләгән кешеләр янәшә эшләде. 

Уңышка ирешергә яшьлек, тәҗрибә, эшкә сәләтле булу кебек сыйфатлар җыелмасы ярдәм итәдер.

Талия Ярулловна:

- Татарстан уңышы бик күп кушылучылардан тора, дип әйтәсем килә. Республика ресурсларга, кешеләргә бай, ягъни монда табигый һәм интеллектуаль байлыклар җыелмасы. Шулай ук Татарстанда көчле лидерлар булу да игътибарга лаек. Лидерлар һәрвакыт көчле булды һәм хәзер дә шулай.

Шундый мисал китерәсем килә. Россия Конституциясе федерализмны тудырды. Реаль кооператив федерализм концепциясе кире кайтты, федерация субъекты, республикалар шактый күп вәкаләтләргә ия булды. Ләкин һәрбер субъект та илнең төп законында булган мөмкинлекләрдән куллана алмады. Ә Татарстан җитәкчелеге, хәзер эшли торган команда, зирәк сәясәт ярдәмендә шул мөмкинлекләрне тормышка ашыра алды. Федераль үзәк белән дә дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырылды. Без үзебезнең мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, икътисадны үстерү белән генә дә чикләнмәдек. Бар нәрсәгә алдынгы карашта булуы Татарстанга үсәргә, алга китәргә мөмкинлек бирде.

Мин бер конференциядә катнаштым. Ул тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендә законнар чыгаруга багышланган иде. Федерация субъектлары статисткасына караганда, төзелгән килешүләр саны буенча беренчеләрдән булып, әлбәттә, Мәскәү һәм Санкт-Петербург тора. Ә менә аннары Татарстан. Бездә закон чыгару да бик алга киткән. Мин алдынгы законнар чыгару буенча бик күп мисаллар китерә алам. Башта Татарстан кабул итә, аннан соң башка төбәкләр, соңыннан гына федераль закон кабул ителә. Йомгаклап шуны әйтәсем килә, Татарстан интеллектуаль ресурсларга бик бай - бу кадрлар, кешеләр һәм зирәк сәясәт. Татарстанда бик зирәк сәясәт.

- Без башка милләт кешеләре белән дустанә мөнәсәбәттә яшәвебез белән горурланабыз. Бу хакта нәрсә әйтә аласыз?

Рамил Усманович:

– Миңа калса, әле үз вакытында ук, безнең республика территориясендә төрле милләт һәм конфессияләр вәкилләре бергә яшәү мәдәниятләрне үзара баетуга китергән. Һәм моның сакланып калуы бит яхшы. Бу - дуслыкта яшәүнең яхшы үрнәге. Экстремистик даирәләргә шушы гомуми көймәне төрле якка тарткаларга ирек бирмәү, күпмилләтле, төрле дин вәкилләре белән яшәү кеше капиталы өчен дә эффектив. 

Уушылулар һәрвакыт яңа талантлар килеп чыгуга этәргеч бирә, кешеләр башкача ачыла. Юкка гына иң чибәр кызлар Казанда яшиләр дип әйтмиләрдер. Бу шушы аралашу нәтиҗәсендәдер.

Талия Ярулловна:

– Бездә милләтара һәм дини конфликтлар булганы юк. Татарстан үрнәгенең аерым өйрәнү кирәклеген Фәннәр академиясендә эшләү тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам. Россия Федерациясенең Фәннәр академиясендә вице-президент булып эшләгәндә, безнең фундаменталь тикшеренүләр уздыру нияте бар иде. Татарстанда барлыкка килгән антропологик вәзгыятьне караганда, этник яктан Татарстандагы ситуациягә нинди тәэсир булган?  Мондый тикшеренүне тәкъдим иткәндә, аны эшләп чыгарбыз дигән идем. Хәзер мондый тикшеренүләрне финанслау системасы үзгәрде. Ләкин моны башкарып чыгарбыз дип уйлыйм.

Татарстан Фәннәр академиясе дә бу юнәлештә күп эшли. Бу бөтен дөньяда сизелә, бигрәк тә Европада. Мин Европа демократик комиссиясе халыкара оешма әгъзасында әгъза булып торам. Ул Европа чикләреннән дә чыкты инде. Милли мәсьәләләр бик кискен тора. 

2020 елга әлеге хәл бик нык үзгәрәчәк.Белгечләр һәм дәүләт эшлеклеләре Европада уздырылган мультикультурализм сәсяәтенең, барысын бергә кушуның уңышсыз тәмамлануын белдерә. Шул ук вакытта Татарстан тәҗрибәсенең эшләгәне ачыкланды. Бездә төрле мәдәниятләрнең кушыла, халыклар үзара дус яши. Сүз мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне үзара баету турында гына түгел, ә саклау турында да бара.

Казан университетында укыткан вакытларымны искә төшерәм. Без Татарстан белән Чувашия чигендәге төбәкләрдә булган идек. Анда укыту чуваш телендә, китаплар татар һәм чуваш телләрендә. Гуманитар институтлар кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм итә. Болар өйрәнүне генә түгел, ә тиражлауны да таләп итә. 

Татарстан тагын бер мәртәбә үзенең үзенчәлекле төбәк икәнен исбатлады. Ул һәрвакыт хәрәкәттә, уңай хәрәкәттә.

- Россия өчен Татарстанның өлешен ничек бәялисез? Татарстан Россиядә нинди урын алып тора?

Рамил Усманович:

- Татарстан Россия үсешенә бик зур өлеш кертә. Милек мөнәсәбәтләрендә генә дә зур күрсәткечләрне атарга була. 

Үземнең эшчәнлек тармагыннан мисал китерәсем килә. Безнең институттагы медицина тарихы музеенда Наркомздравның 100 еллыгына багышланган экспозиция эшләнә. Материаллар туплаганда, хезмәттәшләрем: “Менә сезнең Казан медицина мәктәбе” диләр. Чөнки Россиядә сәламәтлек саклау өлкәсендәге җитәкчеләр Казан медицина мәктәбе белән бәйле. Алар анда укыган яки эшләгән, соңыннан җитәкчелек иткән. Башка тармаклардан да шундый ук мисаллар китерергә була торгандыр.

Талия Ярулловна:

– Тагын бер тапкыр кабатлап үтәм - Россиянең сиксәннән артык субъекты арасында, Татарстан республикасы илдә закон чыгаруга иң зур өлеш кертүче төбәк. Әйткәнемчә, закон чыгару буенча Татарстан беренче урыннарда тора. Ягъни, башта яңа законны республика эшли, кабул итә (мәсәлән, тышкы икътисади эшчәнлек, элемтәләр, инновацион эшчәнлек, инвестицион сәясәт турындагы законнар). Соңыннан бу законнар башка субъектларда барлыкка килә, аннан соң гына алар федераль дәрәҗәдә кабул ителә. 

Төрле тармакларны үстерү буенча бик кызыклы инициативалар бар. Дини экстремизм белән бәйле булган бик катлаулы закон инициативасы истә калган. Бик катлаулы иде, чөнки монда экстремизмга каршы көрәш, профилактика турында сүз бара, кайбер тыюлар барлыкка килә һәм алар нигезле булырга тиеш. Татарстан кирәкле форматны таба һәм бу федераль законга әйләнә. Мондый мисаллар бик күп, икътисади тармакта гына түгел. Татарстан лидерлык позицияләрен сакласын иде дип телисе килә. 

Казан университетында, хәзер инде федераль университетта, бик көчле юридик мәктәп бар. Алар революциягә кадәр булган мәктәп традицияләрен дәвам итәләр. Ул хәзергә хәтле бик танылган һәм һаман да үз позицияләрен саклый.

- Хәзерге заман шартларында телне һәм мәдәниятне ничек саклап калырга була?

Талия Ярулловна:

– Миңа калса, бу һәркемнең шәхси сайлавы. Тулысынча ассимиляцияләнүне сайлаганнар үзләрен бәхетле хис итәдер дип әйтеп булмый. Бу очракта "кухня законы" дигән төшенчә барлыкка килә, ягъни телне кухняда гына куллану. Бу яхшы түгел.

Рамил Усманович:

– Һичшиксез, шартлар булырга тиеш. Без совет чорын сагыну белән искә алырга яратабыз, ләкин... 

Мин Кукмараның 2 санлы рус мәктәбендә укыдым, анда 80 процент кеше татар иде. Без татар телен 2нче класста укыдык, ә 3нче класста татар теле укытучысы таба алмадылар һәм мәктәпне бетергәнче татар теле укытучысы булмады. Мин моны әлегә кадәр үпкә белән искә алам. Әйе, минем сөйләм теле бар, ләкин татар теле дәресләрендә язарга, әдәбиятны өйрәнергә мөмкинлек тудырмадылар безгә. Хәзерге вакытта татар телен өйрәнүне кысу үкенеч белән кабул ителә, чөнки тел белү - ул байлык. Туган телеңме ул, аралашу телеме әллә үзең яшәгән республика телеме - мөһим түгел. Шуңа күрә, минемчә, телне өйрәнү өчен шартлар тудырырга кирәк.

Талия Ярулловна

– Милли тәңгәллекне саклау турында, гадәттә, ниндидер конфликтлар килеп чыккач кына искә төшерәләр. Ә бит барысы да яхшы булса, ул милли тәңгәллек нәтиҗәсе.  

Һәркемнең шәхси сайлау мөмкинлеге бар. Кешеләргә сайлау мөмкинлеге тудырганда милли тәңгәллекне саклауның уңай мисалларына игътибар итәргә кирәк. Татарстанда андый үрнәкләр бар. Бу тыюлар түгел, нәкъ менә үсеш мөмкинлеге. Үз телеңне яратасың һәм кадерлисең икән, гореф-гадәтләргә, туган телгә тартылу яшь барган саен көчәя генә, син аңа киләчәксең. Рус телен без бик яхшы беләбез, ул безнең илебез, төп мәдәниятнең теле, безгә бик күп нәрсә бирде һәм балаларыбызга да бирер. 

Шулай да рус теленнән аермалы булачак, туган телне ишетер өчен күп төймәләргә басарга кирәк. Рус теле белән җиңел - телевизорны, радионы кушсаң, рус теле яңгырый. Ә безгә бик күп төймәләргә басарга кирәк һәм монда нинди формада булса да дәүләт ярдәме бик мөһим.

Моңа ярдәм итә торган институтларыбызның булуы да куандыра. Шул ук милли-мәдәни автономия турындагы, иҗтимагый берләшмәләр турындагы федераль законнар бар. Монда субъект һәм җирле үзидарә дәрәҗәсендәге куллану ысуллары бар. Бәлки без теләгәнчә үк тә түгелдер, ләкин бу барыбер яхшы бит. Күп очракта бу федерация субъектының мөмкинлекләре белән бәйле, Татарстанның мондый мөмкинлекләре күп. Безнең милли академия бар, аны сакларга, үстерергә кирәк, чөнки анда гуманитар якка игътибар бирелә. 

Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр - безне башка халыклардан аерып торучы сыйфатлар түгел, ә берләштерүче генә. Болар барысы да шәхесне баета гына, тормышта үз урыныңны табарга ярдәм итә. Дәүләт ярдәме булганда, аларны саклап калып була. Бу, үз чиратында, нинди генә билгеләр, категорияләр буенча формалашуларына карамастан, ил үсешенә һәм башка кешелек җәмгыятьләре үсешенә йогынты ясый торган мультиэффект булып тора.

  • Хәбриева Талия Ярулла кызы (1958 елның 10 июнендә Казанда туган) –хокукчы, Россия Фәннәр академиясе академигы (2011), Россия хөкүмәте каршындагы Законнар чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры, Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, юридик фәннәр докторы, профессор. 
  • Хәбриев Рамил Госман улы (1953 елның 18 маенда туган) – табиб, фармацевтика һәм медицина фәннәре докторы, профессор, Россия Медицина фәннәре академиясе (Российская академия медицинских наук) академигы, ФГБНУ “Н.А.Семашко исемендәге иҗтимагый сәламәтлек милли фәнни-тикшеренү институты” җитәкчесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100