Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ак тавыктан яшел күкәй: Лаеш тавыклары төсле йомырка сала башлаган

Лаеш районының Татар Сараланы авылында яшәүче Зәйтүнә Гатауллина хуҗалыгында бер тавык яшел йомырка сала. “Интертат” хәбәрчесе хуҗабикә белән элемтәгә кереп, тавыкның токымын һәм төсле йомырка үзенчәлекләре турында сорашты.

news_top_970_100
Ак тавыктан яшел күкәй: Лаеш тавыклары төсле йомырка сала башлаган

- Тавыкның токымын белмим, каян белеп бетерәсең, чуар тавык бар, бүрекле тавык дигәндәй, - дип сүз башлады Зәйтүнә ханым. – Быел “племяннигым” инкубаторда ун чеби бастырып биргән иде, шулар үсеп җитте дә берсе яшел йомырка сала башлады менә. Ул йомырканы безнең авылдаш Нурсәлам Исхаков алып кайткан булган. Каяндыр инде, белмим. Әмма авылда андый могҗизалы тавык бездә генә.

Гатауллиннар хуҗалыгында төсле йомырка салучы бу тавык бердәнбер трофей түгел. Берничә ел элек бер кыртлыкый ачык зәңгәр төсле йомырка салган була. Ул үлгәч, гаилә кабат гади кызыл йомырка ашауга күчә.

- Ике-өч ай элек кенә йомырка белән куандыра башлады әле ул яшь тавыклар. Беренчесен ирем алып керде. Арада берсе башкаларыннан аерылып тора – яшел төстә. Башта мин аны берәр нәрсәгә буялгандыр дип кенә уйладым. Көн дә күренә башлагач, тавыкның физиологиясе белән килештек, - ди Зәйтүнә апа.

Хуҗабикә сүзләренчә, кош-кортка алар бодай һәм тарттырылган он ашата. Витаминнар һәм төрле азык катнашмалары бирми икән.

- Гадәти йомыркалардан берни белән дә аерылмый ул. Формасы да, тәме дә шул ук кызыл йомырка кебек. 22 яшьлек кызым шикләнә, ашамый. Без тартынып тормыйбыз, сала башлаган көннән бирле кулланабыз инде, - ди хуҗабикә.

Шикләнү генә түгел, Зәйтүнә Гатауллина төсле йомырка салучы бу тавыкны үрчетергә дә уйлап тора. Әлеге яшел йомыркаларны җыеп, язга чеби итеп бастыру аның нияте. Шулай булмый ни, халык теленә кергән тавык белән авылдашлары да кызыксына башлаган инде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100