news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ак савыт-сабаны бик тиз генә чистартуның гап-гади өч ысулы

news_top
Ак савыт-сабаны бик тиз генә чистартуның гап-гади өч ысулы
Салават Камалетдинов, архив

Ак төсле савыт-саба зәвыклы һәм кыйммәтле кебек тоела, шуңа күрә аны күпләр яратып куллана. Ак әйберләрне чистартуның өч ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Ак тәлинкәләр, чокырлар һәм чәйнекләрне аш содасы белән агартып була. Сода мизгел эчендә диярлек савытларны ялтырата. Ләкин соданы сак кулланыгыз, ул савытны тырнарга мөмкин. Моның өчен соданы каймак сыеклыгында иттереп су белән сыеклагыз. Аннары ак савытларны чистартып, яхшылап чайкагыз.

Горчица да ак төсле савыт-сабаны ялтыратып чистарта. Зур табакка җылы су салып, шуңа берничә аш кашыгы белән горчица порошогы кушыгыз. Горчица эреп беткәч, чәйнек, чокырларны шушы суда юалар.

Лимон кислотасы җитди пычракларны да бетерә. Ак савытны чылатып, пычрак урыннарга лимон кислотасы сибегез һәм бераз җебетеп торыгыз. 20 минут чамасы узгач, савыт-саба чистарыр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар