
Сыер итеннән шашлык сусыл булсын өчен, аны терлекнең эч маена төрергә була. Бу очракта кәҗә яки сарыкның эчке мае алынды, андый «ак шәл» сыман май мөгезле эре терлектә дә була.

Фото: © Гөлүзә Василова
Сыер яки үгез итен уртача зурлыкта шакмаклап турарга.
1,5 кг иткә ярымбоҗралап суган, вак итеп туралган 4 тырнак сарымсак, тәменчә тоз һәм борыч, дәфнә яфрагы, 2 лимонның согын сыгып салырга. Суыткычта берничә сәгать тотарга.
Маринад өчен соя соусын да кулланырга була. 2-3 кг иткә 200 мл соя соусы, 0,5 литр томат согы, 600 грамм суган һәм 5-6 тырнак сарымсакны ваклап салырга һәм тәмләткечләр өстәргә. Шашлыкны маринадта төнгә калдырырга була.
Кыздырыр алдыннан итне шампурга тезәргә һәм «ак шәл» сыман майга төрергә дә кыздырырга.
Ялларыгыз имин вә тәмле узсын!

Фото: © Гөлүзә Василова