Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ак оекбашны ничек чистартырга?

news_top_970_100
Ак оекбашны ничек чистартырга?
https://ru.freepik.com/

Ак оекбаш бик тиз пычрана. Андагы тапларны чистарту шактый кыен була. Моның ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.

Пычрак бик тирән булмаса, кер порошогына аш содасы кушарга була. Сода кушылган порошок тапларны бетерә, исләр дә чыгып бетә.

Водород перекисенә нашатырь спирты кушып, саргая башлаган оекбашны агартып була. 3 литр суга 70 мл нашатырь спирты, 70 мл водород перекисе салыгыз. Оекбашны шушы эремәгә салып, төнгә калдырыгыз. Иртән кул белән юыгыз, чайкагыз.

Лимон кислотасы белән аш серкәсе ак оекбаштагы соры тапларны бетерә, саргайган урыннарны да агарта. Бер литр суга бер кашык аш серкәсе һәм ярты кашык лимон кислотасы салыгыз. Шушы эремәгән бераз сыек порошок яки кер сабыны өстәгез. Ак оекбашны 40 минут җебетегез. Аннары юып киптерегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100