«Ак майларда – ак вәгъдәләр»: Җырчы Илназ Сафиуллин Зәйнәб Фәрхетдинова белән җырлаган

Җырчы Илназ Сафиуллин хәзер гаиләсе белән чит илдә яши, әмма Казанга да, туган ягы Әлмәткә дә кайтып йөри.
«Бу юлы өйгә – Татарстанга кайту бигрәк рәхәт булды: кунакларга йөрдек, ял итәбез, Сабантуйларга да кереп чыгабыз, җырлыйбыз, биибез, хезмәттәшләр һәм дуслар белән күрешәбез. Шулай итеп Тукай районы Күперле авылына килеп чыктым. Ә анда Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов чыгыш ясый. Алар 2018 елда безнең туебызда кунак булган иде. Алар белән очрашу шундый рәхәт булды», – дип хатирәләргә бирелгән ул.
Видеода күренгәнчә, Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов «Ак майларда – ак вәгъдәләр» җырын башкара, ә Илназ белән хатыны, үзләренең туй мизгеләрен искә алып, бииләр. Соңыннан Зәйнәб ханым Илназны да җырлатып ала.