news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ак кроссовкины кер машинасында юарга ярыймы?

news_top
Ак кроссовкины кер машинасында юарга ярыймы?
https://ru.freepik.com/

Җәй көнендә ак төсле аяк киеме кию модалы була. Ләкин мондый аяк киеме бик тиз пычрана. Гадәттә,  кроссовкиларны кер юа торган машинада юалар. 

Аяк киемен берничә очракта кер машинасында юарга ярамый. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Табигый күннән ясалган кроссовкилар кер юа торган порошок тәэсирендә сузылып, яргаланып бетәчәк.

Тукымадан ясалган кроссовкиларның табанында яки өстендә бозылган урыннар булса, кер машинасында юганда, алар тагын да ныграк ертылыр. 

Табаны саргая башлаган кроссовкиларны кер юа торган машинага салганчы, башта кул белән чистартырга кирәк. Юкса алар тагын да ныграк саргая.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар