Данир Сабировның хатыны Миләүшә социаль челтәрдәге сәхифәсендә бик файдалы киңәш биргән. Ул ак киемнәрдәге каләм (шариковая ручка) тапларын ничек бетерергә өйрәтә. Көне буе офиста эшләүчеләргә, укучы балалары булган һәр әнигә файдалы киңәш булуын искәрткән видеоны караучылар.
Бу тапны бетерү өчен, ярты стакан сөтне берничә минутка микроволновкада җылытып алырга. Аннары тирән тәлинкә алырга, футболканың таплы өлешен шунда куярга һәм өстенә сөтне салырга. Каләм эзе юкка чыгачак.