Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак карлардай ап-ак бәхет…» Дилә Нигъмәтуллинадан өр-яңа клип

Ниһаять, ап-ак карлар яуганны көтеп алып, популяр җырчы Дилә Нигъмәтуллина һәм аның текә командасы «Ап-ак карлар» дип аталган өр-яңа җырына клип төшергәннәр.

news_top_970_100
«Ак карлардай ап-ак бәхет…» Дилә Нигъмәтуллинадан өр-яңа клип
Салават Камалетднов

Бу көннәрдә Дилә Нигъмәтуллина «Ак карлардай ап-ак бәхет…» дигән клипның ябык презентациясе үтте. Тәкъдим итүдә клипның геройлары, җырчының якын дуслары, атаклы блогерлар гына булган. «Чакырулар өләшкән вакытта кеше бүгенге сыман күп җыелыр дип уйламаган идек, әмма барлык кунаклар да килде. Бик матур, җылы кичә булды. Съемкалар вакытында без — клипның геройлары якыннан танышып, сөйләшеп тә өлгермәгән идек. Менә барыбыз бергә җыелдык, иң беренчеләрдән булып клипка тамаша кылдык. Бу съемкалар аеруча күңелле һәм үзенчәлекле булды. Сюжеты да бик кызыклы.

Дилә Нигъмәтуллина берникадәр вакыт иҗаттан читләшеп торса да, бүгенге көндә ул тулысы белән эшкә чумды, яңа җырлар, яңа клиплар өстендә эш алып барыла. Хәзерге вакытта җырчы Себер якларында гастрольләрдә», — дип яңалыклар белән уртаклашты җырчының администраторы Илсөяр Нуретдинова.

Клипта Кәрим Тинчурин театры актрисалары Резедә Сәләхова, Диләрә Фәттахова, татар радиосы алып баручысы Фәннүр Фатыйхов, җырчылар Булат Нигъмәтуллин, Альбина Апанаева, Ләйсән Мәхмүтова, Винарис Ильегет катнашкан.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

_ Ниһаять, әлеге кичәдән фотографияләр килеп тә җитте! Хәзер Сезнең белән дә уртаклашасым килә! 31 нче гыйнвар көнне "Ап-ак карлар" җырына төшерелгән клипның "ябык" презентациясе булды! Әлеге чара тиз арада әзерләнсә дә, бииик җылы үтте! Ә чараның төп идея авторы @gulzar_valiyeva ! Шундый инициатива белдереп, идея биргән өчен бик зур рәхмәт сиңа! ? ⠀ Очрашуда танылган блогерлар @husnutdinova_266 , @elza_zaza , @guzellsafi , @gulzar_valiyeva @lucia.aleeva , клипта төшкән артистлар һәм иҗатташ дуслар да булды. ⠀ Милли ресторанына @milli.restaurant җыелып, төшерү процессы турында, килеп чыккан кызыклы ситуацияләр турында сөйләштек. Ә соңыннан @milli.restaurant безне тәмле ризыклары (Хәләл!) сыйлады. Аерым рәхмәтләребез Сезгә! ?? ⠀ Шулай ук, кичәбезнең фотографы @leysangayazova.ph га рәхмәт! Тиз, оператив эшләп тә бирде! Тавыш операторы @bulat__gallyamov ка да рәхмәт! Кыскасы, җанга якын, бик җылы очрашу булды. Алла боерса, мондый очрашулар күбрәк булыр! --------------------------------- Получили фотографии с презентации клипа, которая состоялась 31 января в ресторане @milli.restaurant ! И сейчас делюсь с Вами! ⠀ Эта встреча получилась так спонтанно, но результативно и все это благодаря @gulzar_valiyeva ! Это она генератор идеи! Спасибо тебе огромное! ? На встречу были приглашены артисты, которые снялись в клипе, блогеры и коллеги. Все прошло так атмосферно и уютно!! Конечно же в этом есть и заслуга, ресторана @milli.restaurant ! Очень вкусное (Халяль!) меню, уютный зал и грамотный персонал ! ?? ⠀ Отдельная благодарность нашему фотографу @leysangayazova.ph , что запечатлела этот день и оперативно сделала фотографии. Звуковику @bulat__gallyamov ! ⠀ В дальнейшем такие встречи буду чаще, Алла боерса! ⠀

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Ябык презентациядә клип геройларыннан тыш, җырчы Сөмбел Билалова, җыр сүзләре авторы Ризидә Ситдикова, атаклы блогерлар Гөлзар Вәлиева, Гүзәл Сафиуллина, «женщина огонь» Гүзәл Хөснетдинова да бар иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100