Булмас димә, баш китәрлек вакыйгалар була бу кояш астында. Шаккатып торасың соңыннан. Менә бер булган хәл турында сөйләргә телим сезгә. Хаклыгыма төшенерсез шәт.
Күп еллар элек, Горбачев ил башына килгән елларда, безнең авылга яшь белгеч җибәрделәр. Культпросветучилище тәмамлаган егет иде ул. Үзебезнең тел белән әйткәндә, берниччә еллар рәттән җырларга, биергә, шамакайланырга, уен-көлке сүз сөйләргә өйрәнгән. Аңа кадәр клуб мөдире булып Искәндәров дигән карт торды. Кайчандыр дәртле, җитез чаклары булгандыр аның да. Әмма мин белә башлаганнан бирле аягын көчкә сөйрәп йөргән бабай иде инде ул. Елына ике мәртәбә клуб ишекләре иңенә ачык була иде. Җиденче ноябрьда авыл башлыгы елда укылып килгән докладын кабаттан укый, мәктәп балалары концерт куя. Яңа ел кичендә авыл халкы зал уртасына утыртылган елка тирәсенә җыела. Анда да озакка түгел. Сәгать теле унны узса, өйдә көтеп калган табыннарына ашыгалар.
Башка көннәрне Искәндәровның унынчыда укыган оныгы килеп ачып-бикләп йөри иде ишекне. Яшьләр шунда бильярд шарлары төрткәләгән булалар, шимбә саен өйдән магнитофон алып килеп, шуның тавышына чайкалалар. Атнасына бер-ике тапкыр кино да куела иде әле. Шуның белән вәссәләм.
Яшь мөдир актив булып чыкты. Тәүлек әйләнәсендә клубта музыка яңгырады. Авыл кешеләрен җәлеп итеп, берничә түгәрәк оештырып җибәрде егетебез. Аның үзе турында бер-ике җөмлә әйтеп киткәндә урынлы булыр төссле шушы җирдә. Гәүдәгә таза, салам төсендәге көдрә чәчләре иңенә кадәр җәелгән, зәңгәр күзле, урынында тыныч кына басып тора алмаган Фәрит исемле егет иде ул. Аңлашыла булса кирәк, яшьләр дәррәү клубка тартылды. Гаҗәеп кызыклы тормыш кайный иде анда. Бераз аякларын күчергәләгән егетләрне сайлап алып биергә өйрәтергә тотынды Фәритебез. Физика укытучысы шахмат клубы оештырып җибәрде.Ялтырап торган трубалар кайтартылды, Мәскәү хәрби округында духовой оркестрда уйнаган элекке прапорщик Ширнияз малай-шалайны шул шөгыльгә өйрәтергә алынды. Авыл яшьләре көче белән концерт куярга әзерләнә башладылар. Барысының сәхнәгә чыгып үзен күрсәтәсе килде. Болары җитмәгән, клуб артында волейбол уйнарга сетка тарттырып куйды мөдир. Күз бәйләнгәнче шунда туп суга торган булдылар кызлар-егетләр.
Кыска гына вакыт эчендә егетләр арасында абруй казанды Фәрит. Аны тиң күреп хөрмәт итә башладылар. Бераз һавалырак анысы, мин-минлеге дә бар, ну кулыннан эш килә бит. Җырласа җырлап җибәрә, сыздырып баянда уйный, тыпырдатып бии, аягына күзләр иярми. Сүзгә дә кесәгә керә торганнардан түгел, сатып җибәрә. Егетләр үзара берләшеп, бер сафны уртаклашканда, читкә тайшанмый, барысы белән тигез кабул итә. Төрле яклап үз егет булып чыкты Фәрит.
Ә кызларның яңа кешене ничек кабул итүләре турында сөйләп торасы да түгелдер инде. Авылдагы ике кызның берсе, һичшиксез, башын югалтыр дәрәҗәгә җитеп, гашыйк булды Фәриткә. Аны уйлап күпме кызларның төн йокылары калды икән, күпме ефәк тышлы мендәрләре чыланды икән энҗе күз яшьләренә гүзәлкәйләрнең? Әлбәттә, һәрберсенең егетне үзенә каратасы килде, игътибарын яуларга омтылдылар. Әби-бабайларның үлемтеккә дип җыелган маялары, әти-әниләрнең зуррак әйбергә тиенләп салына барган акчалары тиз арада матур-матур күлмәкләргә әйләнделәр. Кыеп карамаслык иделәр ул чакта безнең авыл кызлары.
Әмма ныкышмалылыгы (ныклыгы) ягыннан Нәҗибәгә җиткәне булмады кызлар арасында. Нәселләре белән таштояклар, елан аягы кискән бәндәләр иде алар. Әнисе Салиха апа җәйге челләдә Чулманны аша чыккан дип тел шартлаталар иде халык арасында. Шулай да тәвәккәл, башбирмәс, үҗәт, алларына алганны куймый торган адәмнәр иде . Нәҗибә карап торышка күп ахирәтләренә оттыра иде килеш-килбәте белән. Әмма йөрәгендә кабынган ялкын барысыныкыннан артыграк дөрләп янгандыр.
Кыз егетне беренче тапкыр күргәч тә дөньясын онытты. Башка бернәрсә дә күрмәс булды. Иртән уянуга күз алдына Фәрит килеп баса иде, ятып киткәндә Фәрит исемен дога урынына кабатлап йоклап китә иде. Башка кызларны терсәкләре белән як-якка эткәләп егет янына елышты ул. Сәхнәгә чыгып җырларгамы? Нәҗибә атлыгып торды. Биергәме? Туктамый тыпырдады Фәрит каршына басып, мут елмаеп, серле караш ташлап. Волейбол уенын бик яратып китте Нәҗибә соңгы араларда нишләптер. Туп сугучылар арасында гел ул кайнаша иде. Гомумән, күп вакыты кызның сөйгәнен яуларга багышланган иде. Төрле яклап юл ярды ул Фәритнең йөрәгенә. Күрше торудан файдаланып, Фәрит фатирда торган әбигә ярдәм итәргә алынды. Рәхмәтләр укып туктамаган әбигә сулар китерде, мунчалар якты, тәмле-тәмле ризыклар пешерде.
Тамчы тама-тама таш яра диләрме әле? Бу очракта да шулай булды. Тәки үз теләгенә иреште Нәҗибә, кияүгә чыкты Фәриткә. Матур гына яшәп киттеләр алар. Нәҗибәнең ике туган абыйсы кайчандыр яшәгән өй буш тора иде. Нигезе нык иде әле ул өйнең, түбәсе бөтен. Яшь гаилә шунда яшәргә күчте.
Беренче айларда көнләшерлек яшәделәр алар. Нәҗибәдән бәхетлерәк зат булмагандыр республика күләмендә ул чакларда. Шуннан Нәҗибә беренче улын алып кайтты. Бала бакты, юргәкләр юды, төн йокламый бишек тирбәтте, минут вакыты булмый башлады Нәҗибәнең. Ә Фәрит һәр көн киенеп-ясанып клуб сукмагын таптады. Эше шул бит. Теге вакытта Фәритне югалтудан сагышка сабышкан ахирәтләр хәзер килеп җанланып киттеләр. Нәҗибәгә үч итеп Фәрит тирәсендә бөтерелергә тотындылар, аулакта калгаладылар, үзләренә каратырга җан-фарман тырыштылар.
Бу хактагы хәбәрләр, әлбәттә, Нәҗибәгә килеп ишетелә тордылар. Әмма баласын калдырып, ир эзләп йөрү мөмкинлеге юк иде Нәҗибәнең. Кешедән дә оят. Үзен әллә кем итеп тота башлады Фәрит вакыт үткән саен. Сыланырга торган кызлар аздырдылар ирне. Гел кәеф-сафа эзләп торды ул, гел күңеллеккә тартылды күңеле, җырларга, биергә анда. Ул бит тегенди-мондый гына түгел, иҗат кешесе!
Нәҗибәнең өйдә дүрт стена арасында ятуын гадәти хәл итеп кабул итте ир. Хатын кешенең вазифасы шундый: бала карау, ир тәрбияләү, өйне тәртиптә тоту. Зарланырга түгел Нәҗибәгә, бит Фәрит аның янында, һәрвакыт өенә кайта. Әзрәк күңел ача икән, кызларга күзе төшә икән, соң бит бар ирләр дә шулай корылган, табигать законы. Кемнең күргәне бар бераз йоткаламаган, башка хатын-кызга күз салмаган көчле затны? Сирәкләп булсалар да, я чирлеләр алар, я хатыннары йодрыкка йомарлап тота үзләрен.
Ул арада икенче сабыйлары аваз салды дөньяга, бөтенләй өйдән чыкмас булды Нәҗибә. Шунысын да әйтергә кирәк, иренең сәяхәтләреннән соң нык саеккан иде сөю хисләре хатынның. «Нигә бу сандугач белән тормышымны бәйләдем икән?» – дигән төслерәк үкенечле уйлар да килгәли башлаган иде аңа.
Балалар аякланып үзаллы йөри башлагач, телләре ачылгач, көтелмәгән хәл булып алды гаиләдә. Эчкән баштан салкын җиргә ятып йоклап, Фәрит чиргә сабышты. Врачларга йөри-йөри дәваланып та карады. Тәки икенче группа инвалидлык биреп өенә кайтарып җибәрделәр аны. Кыска гына вакыт эчендә зәңгәр күзләрендә нур сүнде, бөдрә чәчләре нык сирәкләнде Фәритнең. Җәйге челләдә өстенә бишмәт, аягына киез итекләр киеп йөрер булды. Клуб сукмагына үләнннәр үсте. Хәзер килеп биеп-җырлап йөрергә хәле калмады ирнең.
Иренең чамалы гына пенсиясенә яшәп карады да Нәҗибә, ныклы карарга килде. Гаилә туйдыруны ул үз җилкәсенә йөкләргә тиеш. Бу ярым-ярты иреннән өмет юк. Әниләренә күз-колак булырга кушып, ике баланы ир тәрбиясенә калдырды да Ямал ярымутравына газовиклар янына чыгып китте тәвәккәл хатын. Анда ут уйнаткан хатын-кызлар кирәк икән. Көнендә Нәҗибәне пешекче итеп эшкә урнаштырдылар, югары эш хакы билгеләделәр. Бер айдан баеп кайтып керде Нәҗибә.
Хәзер тормышлары шулайрак дәвам итә. Фәрит кех-кех йөткергәләп йорт тирәсендә йөри, үсеп беткән балаларын тәрбияли, Нәҗибәнең ерак Себердән кайтканын көтеп ала. Нәҗибә, өлгер хатын, шул нигездә кирпеч өй бетерде, урап чыккысыз гөл ясады өеннән. Иномарка алып утырды,тирә-як шәһәрләрне бер итеп йөри, диңгез буена үз машинасында бара. Кигән киемнәре затлыдан затлы, балалары кыйммәтле әйберләргә төренгән. Бөкресе чыга башлаган Фәритне дә утыртып йөрткәли машинасына, акча җәлләми врачларга күрсәтә. Хәзер Фәрите аның күзләренә генә карап тора. Хатыны сүзләре аның өчен закон. Өстәп тагын нәрсә дисең? Кырыкка төрләнә бу дөнья, аңлап-төшенеп бетмәле түгел. Шуңа да ашыгып « булмас!» диясе түгел. Әллә нәрсәләр булуы бар...