Россия Президенты Владимир Путин һәм Америка лидеры Дональд Трампның Анкориджда (Аляска штаты) очрашуы җомга көнне җирле вакыт буенча 11:00 (Мәскәү вакыты буенча 22:00) сәгатьтә башлана. Бу – Америка лидерының графигыннан күренә. Бу хакта Ак йортның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС яза.
Документта әйтелгәнчә, җирле вакыт буенча 17:45 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча шимбә, 04:45) Трамп Анкоридждан Вашингтонга очачак.
Россия һәм АКШ Президентлары Анкоридж (Аляска штаты) шәһәрендә очрашачак. Бу – 2021 елның июненнән соң ике дәүләт башлыгының беренче тапкыр очрашып сөйләшүе. Путин Женевада ул вакытта Вашингтон администрациясен җитәкләгән Джо Байден белән очрашты. Путин тарихта Аляскага килгән беренче Россия лидеры булачак.
Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр иткәнчә, Путин һәм Трампның очрашуы «тет-а-тет» сөйләшүдән башланачак, анда, җитәкчеләрдән кала, бары тик тәрҗемәчеләр генә була. Соңыннан лидерларга делегация әгъзалары – һәр яктан бишәр кеше кушылачак, диелә хәбәрдә.