news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ак Йорт Трампның Иранга каршы хәрби көч кулланырга әзер булуын белдерде

news_top

АКШ президенты Дональд Трамп, кирәк дип тапкан очракта, Иранга каршы хәрби көч куллану мөмкин хәл, дип саный. Бу хакта «Fox News» телеканалына интервьюда Ак Йортның матбугат сәркатибе Кэролайн Ливитт хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, Трамп АКШ Кораллы көчләренең бөтен потенциалын теләсә кайсы вакытта – моны акланган дип санаганда кулланырга әзер. Ливитт билгеләп үткәнчә, Иран җитәкчелеге Америка Президентының мондый позициясен яхшы аңлый, дип яза ТАСС.

Матбугат сәркатибе сүзләренчә, берничә ай элек Тегеранның төп басым коралы – аның атом-төш программасы булган, әмма хәзерге вакытта вазгыять үзгәргән. Бу ресурс президент Трамп һәм Америка хәрбиләре гамәлләре нәтиҗәсендә тулысынча юкка чыгарылган, дигән ул.

Ливитт Ак йорт башлыгының алдагы адымнары аның үзенә генә билгеле булуын өстәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар