Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ак халатлы геройлар: Татарстан табиблары бу көннәрдә ничек яши?

Алар гап-гади кешеләр, әмма гомуми изоляция чорында аларның өйдә яту мөмкинлеге юк. Бүген алар коронавируска каршы көрәшнең алгы сафларында. «Татар-информ» агентлыгы хәзерге вакытта куркыныч авыру белән көрәшүче РКБ һәм Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе табибларының, шәфкать туташларының йөзләрен күрсәтә.

news_top_970_100
Ак халатлы геройлар: Татарстан табиблары бу көннәрдә ничек яши?
Рамил Гали

Әлбәттә, бүген Татарстанда коронавирус инфекциясе белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренең барысы турында да бер репортажда сөйләп бетереп булмый. Әмма ак халатлы геройларның кайберләрен булса да күрсәтергә булдык.

«Татар-информ» фотографы аларның пычрак зонадан, ягъни коронавирус йоктырган пациентлар яныннан сменадан чыгып килү моментын тотып алды. Ә репортажның калган геройлары ябык бүлеккә кабат керергә әзерләнә иде.

Без аларның бу көннәрдә ничек яшәүләрен һәм бу хәлне ничек бәяләүләрен сораштык.

Яфарова Румия Әмировна — Казанның 7нче клиник хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире. Эш стажы — 16 ел.

«Минем өчен табиб һөнәре — беренче чиратта зур хезмәт һәм фидакярлек».

Гилялов Руслан Танович — Татарстан Республика клиник хастаханәсе инфекцион госпиталенең реанимация бүлеге мөдире. Үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә мохтаҗ булган иң авыр хәлдәге пациентларның кураторы. Бер ялсыз диярлек эшли.

«Башта бик авыр булды. Әзерлек бик катлаулы булды — бөтенләй башка эш профиле иде. Индивидуаль саклану чаралары киеп эшләүгә күнегү җиңел булмады. Һәр авыруны да шәхсән карап булмый, кайберләрен дистанцион карарга кирәк. Өйдә хатыным көтә, балаларны куркыныч астына куймас өчен әбиләренә җибәрдек. Шалтыратышып торабыз, бер-беребезне сагынабыз».

Нигъмәтуллина Зәлия Нурисламовна — Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе терапевты. Эш стажы — 13 ел.

«Үз практикамда мин икенче тапкыр эпидемия үзәгендә. Әлбәттә, без, табиблар өчен мондый шартларда эшләү зур җаваплылык һәм бик зур тәҗрибә».

Акчурина Юлия Ринатовна — Республика клиник хастаханәсе нейрохирургы.

«Беренче тапкыр кергәндә ияләшү авыр — күп нәрсә эшләргә кирәк. Пациентлар килә тора, кайберләре авыр хәлдә, алар барысы да олы яшьтә, төрле патологияләр белән, әлбәттә, йөкләнеш бик зур. Беренче тапкыр куркыныч, дулкынландыргыч булды. Без — белгечләр, без ярдәм күрсәтергә тиеш. Без гадәти вакытта да авыр травмалар булганда ярдәм итәбез. Хәзерге хәлнең аермасы шунда, без саклагыч костюмнар киеп эшлибез. Без үзебезгә авырыйбызмы, юкмы дигән сорау куймыйбыз. Авырып китүем дә мөмкин. Йөз, ике йөз, өч йөз ел элек тә табиблар дәвалаган һәм авыру йоктырган — менә шундый эш».

Арсланова Ләйсән Җәмилевна — 16нчы шәһәр хастаханәсендә пульмонолог, хәзерге вакытта Казанның 7нче клиник хастаханәсе каршындагы госпитальдә эшли.

«Пандемия чорында беренче тапкыр эшлим, бу минем өчен зур тәҗрибә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим! Күкрәк тутырып сулагыз һәм нинди генә хәл булса да, кеше булып калыгыз!»

Нигъмәтуллина Алисә Наилевна — РКБның вакытлыча инфекцион госпитале реанимациясендә шәфкать туташы-анестезист.

«Куркыныч түгел, кәеф яхшы. Өйдә берүзем генә яшим, әлегә әти-әнием белән очрашмый торам, аларга авыру йога күрмәсен. Мин барысы да яхшы булачак дип уйлыйм».

Боев Муллоходжи Махмадкулович — Казанның 7нче хастаханәсе неврологы.

«Без монда ике атна эшлибез, хастаханәдә яшибез дияргә була. COVID-19 йоктырган пациентлар белән эшләү минем өчен, беренче чиратта, невролог буларак та, терапевт буларак та бик зур тәҗрибә. Безнең коллективта бөтенесе дә искиткеч белгечләр, без пациентларга ярдәм итү өчен җыелдык».

Шаһивәлиев Газинур Шаһинурович — РКБның инфекцион госпитале реанимациясендә анестезиолог-реаниматолог. Докторның хатыны да РКБда реанимациядә эшли.

«Эш - эш инде ул. Үпкәләре ясалма вентиляциядә булган авыр хәлдәге пациентларны карыйбыз. Кәеф һәрвакыттагыча күтәренке. Бу хәлләр башланганнан бирле өйдә булган юк».

Солуянова Юлия Сергеевна — СПИД-үзәк инфекционисты. Хәзерге вакытта Казанның  7нче клиник хастаханәсендә эшли.

«Мондый эпидемиологик вазгыятьтә эшләү - минем өчен беренче тәҗрибә. Монда эшләү миңа ошый. Бу мультидисциплинар эш, пациентларны дәвалауга зур өлеш кертә».

Әдиятуллин Булат Габделфәритович — гадәти вакытта травмотолог-ортопед, хәзер РКБның вакытлыча инфекцион госпиталендә эшли.

«Өйдә үзем генә яшим, үзизоляцияне саклыйм. Без рухи яктан әзер, барысы да яхшы булачак, бу безнең эш».

Шәрипов Эдуард Марселевич — Казанның 7нче клиник хастаханәсендә анестезиолог-реаниматолог. Эш стажы - 10 ел.

«Табиб эше минем өчен беренче чиратта — фидакярлек».

Ногманова Алсу Фидаилевна — РКБның вакытлыча инфекцион хастаханәсендә сестра-хозяйка.

«Куркынычрак инде, әмма без бик курыкмыйбыз — сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз, яхшы итеп тукланабыз. Мин көнгә ике тапкыр „пычрак зонага“ керәм. Баш тарту турында уйлап та карамадым, шундук үз-үземә башкалар белән бергә эшләячәкмен дидем. Бу бит минем эшем. Бөтен табиблар, шәфкать туташлары үзебезнекеләр, ничек аларны ташлыйм ди? Аларның барысын да беләм, алар миңа гаиләм кебек».

Салихов Рамил Җәүдәтович — гадәти вакытта РКБның ортопедия бүлеге мөдире, хәзер РКБның вакытлыча инфекцион госпиталенең 5нче катында мөдир. Якыннарын зарарланудан саклау өчен, үз гаиләсеннән аерым фатирда яши.

«Шәфкать туташлары бик зур эш башкара. Төп йөк шәфкать туташлары җилкәсенә төште, алар гел «пычрак зонада», гел пациентлар белән эшлиләр. Аларга авырулар белән күбрәк аралашырга, тынычландырырга, ярдәм итәргә һәм төрле процедуралар эшләргә туры килә. Безнең пациентларда паника юк, аларны күбрәк үзләрендә башта ук булган чирләр борчый.

Бу инфекциягә җитди карарга кирәк. Гигиена таләпләрен үтәргә, мөмкинлек булса, кешеләрдән дистанция сакларга кирәк. Курку булмады, бу бит чума да, холера да, радиация дә түгел. Без бу инфекцияне җиңә алабыз, бары тик куркынычсызлык чаралары гына күрергә кирәк».

Алдарак «Татар-информ» Республика клиник хастаханәсенең травмотология үзәге вакытлыча инфекцион госпитальгә үзгәртеп корылды, дип язган иде. Коронавирус инфекциясе белән көрәшү өчен анда 200 урын булдырылган. 7нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы вакытлыча госпитальдә 150 урын ясалган. Коронавируслы пациентларны Татарстанның Республика клиник инфекцион хастаханәсендә дә кабул итәләр. РКИБ табиблары һәм медперсоналы яңа авыру белән иң беренче булып очрашты — вирус йоктырган беренче пациентларны аларга февраль ахырында ук китергәннәр иде.

Татарстанда COVID-19 коронавирусы белән бәйле хәл контрольдә тотыла ,дип белдерде Президент Рөстәм Миңнеханов 20 апрельдә республикада яңа типтагы коронавирус таралуны кисәтү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган оператив киңәшмә барышында.

«Безнең сәламәтлек саклау системасы яңа авыруга әзер. Әмма вирус йоктыручылар саны күпме булыр һәм авыру ничек узар [билгеле түгел]», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Герой табибларга чын күңелдән көч һәм сәламәтлек телибез! Һәм без иртәгә аларның эше азрак булсын өчен бүген өйдә калыйк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100