Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ак чәчәкләр үпкә сакламый (Азалия Сабитова)

Арча районы Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Азалия Сабитованың «Илһам» бәйгесендә өченче урынга лаек дип табылган әсәре.

news_top_970_100
Ак чәчәкләр үпкә сакламый (Азалия Сабитова)
Фотода автор - Азалия Сабитова

Август ае булса кирәк. Без, адәми затлар кебек, гомер агышына артык игътибар бирмибез. Сары кояшның инде өченче аен зәңгәр күк йөзендә балкыганын күреп кенә әйтүем. Миңа ышанмагыз. Һай, үткен нурлар баш түбәсен дә өтеп алды. Эсселеккә нихәл чыдарга? Бәлкем чыннан да, җәйнең урталарыдыр... Хәер, бүгенгене исәпкә алмасак, бу араларда челлә һава торышыннан зарлана торган түгел. Көннәр җылы тора. Йомшак җил ак чукларымны сыйпап, уйларымны чуалта хәтта. Менә ничек рәхәт!

– Рәхәт. Рәхәт аңа, рәхәт имеш. «....».

Соңгы сүзләремә ирек кирәк булган икән. Ихтиярсыздан пар канатлар тактылар да һаваларга очтылар. Зәһәр сеңлекәш – күкчәчәк ишетеп алган. Әрәмгә дәгъвасын белдерә хәзер.

– Безләргә рәхәт дисеңме? Безләргә түгел, ач күзеңне, әнә каршыдагы затлы чүлмәктә үсеп утырган гөлчәчәкләргә рәхәт. Кирәк чагында кояшы да җылыта, яңгыры да ява. Хуҗабикә бик иркәли шул үзләрен, колакларыннан тартып үстермәсә дә (нинди ул, таҗларына да бик саклык белән генә кагыла) көндәшләр көн белән түгел, сәгать белән биеккә омтылалар.

– Шулай, шулай. Безнең хәлне мәңге аңлыйсы түгел алар. Зәбирә түти, иртән чыгып, иң әүвәл аларның (!) хәлләрен белә, салкынча булса, җайлап кына чүлмәкләрен күләгәдән алып чыгып, кояш яктысына этәрә, «зөбәрҗәт ташы» белән коеп ясалган яшел тышлы телефонын кесәсеннән чыгара да, хәерле, шатлыклы иртәләр теләп, гөлчәчәкләр сурәтен туган-тумача, күрше-фәләннәренә җибәрә. Төшке аштан соң иренмичә чәчәклек төбен йомшарта, хуҗабикәнең алтын кулларыннан соң бер кәсле балчык әсәре күренмәс.

Бераз вакыт үтеп, кинәт эссе була башласа, бәллүр пыяла савытын алып чыга да, саклык белән, чишмә суын башта гөлчәчәкләрнең таҗларына сибә, соңыннан, кечкенә зәңгәр чиләген алып – балчыгына.

– Рәхәт яшибез, дип ачуымны чыгарып утырма инде. Кояш чыгып сабагын киптерәсе нәрсә...

– Чү, чү, апа-сеңелләр! Шауламагыз! Сүз куерту белән мавыгуыгыз аркасында тотыла яздык бит. Менә әлерәк кенә уң як күршеләр йортыннан кемдер чыкты булса кирәк. Арткы як койма ишеген ачтылар. Сукмакны каплап, биек булып үскән үләннәр җир белән тигезләште. Аларның елаганнарын да ишетмәдегезме?

Әллә ярсу күкчәчәкләрдән курыктымы адәм – килмәде, тавыш тынды. Сүзсез, туган апалар бер яктан дөрес фикер йөртәләр, алар хаклы. Рәхәт безгә, диеп әйтеп, бәлкем, ялгышканмындыр. Начар тормышта яшәмибез, дию дә гөлчәчәкләр белән чагыштырып әйткәндә генә дөрес. Шулай да, ирекле без. Кечкенә затлы чүлмәк кирәкми, тамырыбыз иксез-чиксез җиргә бөреккән.

– Туганкайлар, тынлык урнаштырдык! Күрше малае Дамир килә.

Ә-ә, менә нигә куаклар артында посып утырган икән ул. Хуҗабикә Зәбирәнең өйгә кереп киткәнен көткән. Аның иртән бакчада йөрү гадәтен отып алган. Җитез малай. Йорт эшләрендә дә әнисенә алыштыргысыз ярдәмче. Сәлидә апа бу 2 ел эчендә бик бетереште. Ире вафатыннан соң да алай авыртуга сабышмаган иде. Иртәме-кичме дип тормады, дусларыннан ким-хур булмасын дип, улы хакына яшәргә тырышты. Авыл халкын да бик юмарт булдылар дип әйтмәү хак, үз башларыннан кичергәннәр теләктәшлек хисе белдерделәр үзе, ә менә каты бәгырьлеләре хәлен белергә дә кыенсына иделәр хәтта. Хәер, үз вакытында ул ике телем сүзгә мохтаҗ да түгел иде Сәлидә. 6 ел чабып йөрү җитә калды, шунысы кызганыч – урын өстенә ятты. 2 тапкыр инфаркт кичерде. Язын ахирәтеннән кайтып килгәндә, тайгак юлда егылып, аягын сындырды. Сөякләре калку гына булгач, озак төзәләләр. Менә бәла. Әле дә бик-бик авырдан гына йөри ана. Йорт эчендә кайнашып, көндәлек аш-суын пешерсә – шуннан канәгәть кала. Дамир дүртенчедә генә укыса да, инде күптән кул астына керә башлады. Әнисенә авырны күтәртмим дип, кибеткә дә күп очракта үзе йөри. Укуы бераз өстерәлә, әлбәттә, әмма, аның каравы, һәр туган көн белән яңа һөнәрләре барлыкка килә, бик кызыксынучан, үз дигәненә ирешмичә, башлаган эшен ташламый.

Дамир... Дамир...

Нишләп йөри соң ул монда? Моңарчы Зәбирә түтинең ишек алдында күренгәне булмады. Әле арткы ишектән керә бит. Тукта, ул туры безнең янга килә. Нәрсә кирәк икән аңа бездән? Һай, ник кочаклады ул мине. Тамырымнан чыгармакчы буламы? Үзем генә чыкмыйм әле, ярый, сеңлекәшләр дә минем белән. Тизрәк өзеп ал, Дамир, хуҗабикә чыгып җитә бит, ашык!

Исемә төште, бүген – Сәлидә апаның туган көне. Күрше чәчәклекләрен булдырмады быел, барыбер эш арты улына кала, бакча тулы яшелчәләре үсеп утыргач та бик җитә. Алай дип кырт кисеп әйтмәде инде, үзен юатмакчы булды. Заманында бөтен авылга дан тоткан бакчачы иде бит ул Сәлидә. Тәрәз төпләрендә үсеп утыручы яран гөлләре дә һәр елны шау чәчәккә күмелә иде.

Дамир бирегә ак чәчәкләр алыр өчен кергән икән. Аңлашылды. Әнисен иртән торгач ук котлаган иде инде. Башка бүләк көтмәде дә Сәлидә. Ире вафатыннан соң затлы чәчкәләр бүләк итүче булмады аңа.

Шактый вакыт үткән...

Улы да бераз үсте, хатын-кызларның ихтыяҗларын аңлый башлады. Купшырак чәчәк бәйләме алырга мөмкинлек кенә юк шул, ни кызганыч. Ярый, монысы да бик ярап тора. Гөлчәчәк үк булмасалар да, матур бит алар. Таҗларына да тап төшмәгән, ап-ак, бакчада кичә генә яралган кебек, өр-яңалар.

Агач койма кырының бер ягы бушап кулды. Бушап калды, әмма моңсуланып калмады. Күкчәчәкләр дә, астыртынланып утырган иде, менә капты тозакка, яхшы булды әле, дип сөенделәр. Араларында ак чәчәкне ихластан кызганучылр да булды. Әмма монда кызгану урынсыз иде. Ак таҗны чыннан да бәхетсез почмакның бәхетсез чәчәге дип санадылар, әмма иң бәхетлесе иде бит ул. Тормышында бар нәрсәдән ямь тапты, һәр туган таңга сөенде, кояшын да яратты, яңгырын да өнәде. Гомеренең соңгы көннәре аянычлы тәмамланды дип санамый. Ул бит явыз хуҗабикәнең матур бакчасын бозып торучы мескен чәчәк булып калмады. Аңа күкләр ана кешене куандырыр өчен яхшы мөмкинлек тудырдылар. Бары бу ак чәчәк кенә ихлас шатлык хисләрен татыячак, бары ул гына ананың елмаюлы йөзен, баланың үзе белән канәгәтьлек хисен сизгәнен күрәчәк. Күкчәчәкләр ялгышалар, бу – олы бәхет.

Әйе, Сәлидә апа чыннан да бик шат иде. Бу – аның улы бүләк иткән тәүге чәчәкләре. Бу – тормыш дәвам итә дигәнне аңлата.

Бу – бирешмәс өчен этәргеч булып тора.

Бу – ак чәчәкләр, саф чәчәкләр!

Бәхет белән кайгы янәшә йөри, диләр бит. Бәлкем анысын кайгы диеп атау дөрес тә түгелдер, әмма матур күренешне махсус рәвештә бозучы да табылды – моны әйтми калдыру мөмкин түгел. Чәчәкләр җылымса су тутырылган банкага утыртылып куелганнан соң, ишекне җәһәт кенә ачып, кызу-кызу атлап, өй түренә Зәбирә түти үтте. Җәй башыннан бирле үсеп утыручы, инде берничә көннән сулам-үләм дигән ак чәчәкләрнең кирәге чыккан икән. Әле ничек бит, күзәтеп торганмы, эше юкмы – белеп кергән. Зәһәр агуын таратмаса ярамый идеме инде, тынычлап яши алмас идеме. Малайга теләктәшлек хисен белдерә алмый идеме ул? Бу ялкынлы чыгышын Сәлидә колагы аша гына үткәрде, хуҗабикә татарфыннан әйтелгән сүзләрне кабул итсә, йөрәге чыдамас иде. Күреп тора бит – затлы гөлчәчәкләр түгел, бераз кибә башлаган, суга мохтаҗ ак чәчәкләр, шул әрәмме аңа?

Дамир хәтеренә хуҗабикәнең кайнар холыклы булуы кечкенәдән үк сеңеп калган. Ул, белә торып, купышысына кызыкмас иде.

Усал апа чыгып киткәч, өй эче тынып калды. Куркып-посып кына, сүз тотасы булыр дип, әнкәсе янына атлады малай. Ул нык кәефсезләнгән иде. Зәбирә апа аны гына орышсын иде, әнисенә кереп әләкләмәсен иде. Хет, тал чыбыгы алып кыйнасын, әмма әнкәсенә белдертмәсә, үпкәләмәс иде. Бәйрәм ямен бозды. Авырып яткан әнисе янына кереп дөрес эшләмәде апа, дөрес эшләмәде.

Дамир юкка борчылган. Сәлидә шат иде. Тормыш гаделсезлегенә дә үпкә белдермәде. Үпкәләми ул. Юк, үпкәләми. Ак чәчәкләр үпкә сакламый…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100