news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин «йолдызлы» хоккейчылар белән эшләячәк

news_top
«Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин «йолдызлы» хоккейчылар белән эшләячәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

6-8 февраль көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә Континенталь хоккей лигасының «Йолдызлар матчы» узачак.

  • «Йолдызлар матчы» – КХЛда 2009 елдан бирле сезон саен үткәрелә торган уеннар. «Йолдызлар матчы» мастер-шоу һәм «йолдызлы» хоккейчылар арасындагы уеннардан тора. Әлеге чарада катнашачак хоккейчыларны журналистлар һәм җанатарлар тавыш биреп сайлый.

2026 елның «Йолдызлар матчы»на «Ак Барс»тан сакчылар Митчелл Миллер һәм Никита Лямкин сайланды.

Кичә Континенталь хоккей лигасының матбугат хезмәте «Йолдызлар матчы»нда катнашачак тренерларны да игълан итте. «Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин да әлеге исемлектә бар. Ул «Ак Барс»ның элекке тренеры, хәзерге вакытта Минск шәһәре «Динамо»сының баш тренеры булган Дмитрий Квартальнов белән бергә KHL Rus Stars («Россия йолдызлары») командасын җитәкләячәк.

Кичә узган «Ак Барс» – «Салават Юлаев» матчыннан соң Әнвәр Гатиятуллин матбугат конференциясендә «Интертат» хәбәрчесенең «Йолдызлы матч» турындагы соравына җавап бирде.

Сезне «Йолдызлар матчы»на баш тренер буларак билгеләделәр. Моны ничек кабул иттегез?

Минем өчен бу – зур горурлык булды, без моны уен алдыннан берничә сәгать кала гына белдек. Үземнең дә Югары лига уенчысы буларак катнашканым искә төште, Яшьләр лигасында тренер буларак катнашу тәҗрибәм дә бар. Ялгышмасам, ул уен да Екатеринбургта узган иде. Хәзер тәҗрибәне КХЛда тулыландырачакбыз. Детальләрне әлегә белмим, якын арада белешергә тырышачакмын, – диде тренер.

Бу матбугат конференциясе ахырында Әнвәр Гатиятуллинны «Милиард.Татар» басмасы «Ел татары» номинациясендә җиңүе белән котлап бүләкләде.

Фото: © Гөлия Хәсбиуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар