Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин 400нче уенын үткәрде

news_top_970_100
«Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин 400нче уенын үткәрде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кичәге «Ак Барс»ның Мәскәү «Динамо»сына каршы матчы команданың баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин өчен 400нчесе булды.

Уеннарның күпчелек өлеше Чиләбенең «Трактор» командасы белән үтелгән, ул үзе дә – тумышы белән шул як кешесе, ә Казанның «Ак Барс»ында баш тренер вазифасында ул әлегә 30 матч үткәрде. Әнвәр Гатиятулинның Казандагы тренерлыгына әле 3 ай гына булса да, җанатарлар аны үз итте дияргә була. Ул да үзенең татар икәнен белдертеп, Татарстан халкына якынрак булырга тырыша. Тренер татар телендә сөйләшә белмәсә дә, һәр матчтан соң матбугат конференциясендә сүзен татарча башлавы турында язган идек.

Бу юбилей матчында да ул сүзен «Хәерле кич! Камбэк ясадык», – дип башлады. Спортта камбэк – уен башында сизелерлек дәрәҗәдә калышып барган команданың нәтиҗәдә исәпне үз файдасына үзгәртеп җиңүе. Бу матчта «Ак Барс» 2 период дәвамында голлар саны буенча калышып барды, икенче егермеминутлык ахырына таба исәпне тигезли алды һәм өченче периодта тагын 2 гол кертеп, җиңү яулады.

Интертат хәбәрчесе команданың өченче периодта уйнавына бәйле соравын тренерга татар телендә бирде һәм аның русча биргән җавабына татарчага тәрҗемә дә ирештерелде.

Өченче периодта команда бик шәп уйнады, ләкин ахырга таба инициативаны тагын «Динамо» алды һәм берне керттердек, сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Исәп буенча уйнадык, хаталар ике якта да булды, көндәшләр ничек уйнарга ирек бирде, без шулай уйнадык һәм үзебезнең уенны тәкъдим итәргә тырыштык, ләкин ахырда үзебезнең җиңүгә ирештек.

Элек матбугат конференцияләрендә чит ил тренерлары журналистлар белән аралашкан вакытта инглиз теленә тәрҗемә кирәк була иде, хәзер бу алым татар телендә бирелгән сораулар белән дә кулланыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100