Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ак Барсның" уеннары Спорт сараенда узачак

"Ак Барс"ның “Салават Юлаев” һәм “Сибирь» белән уеннары Мәскәү урамында урнашкан Боз сараенда узачак.

news_top_970_100
"Ак Барсның" уеннары Спорт сараенда узачак
Ильнар Тухбатов

Бу хакта клуб үзенең сайтында хәбәр итте.

“Татнефть-Арена"да 19-22 декабрьдә Дю Солей Циркы чыгыш ясау сәбәпле, Казан клубы вакытлыча уен урынын уздыра. Иң мавыктыргыч һәм эмоцияләргә бай “Яшел дерби” да 3,5 мең кешене генә сыйдыра алган Боз сараенда узачак.

Җанатарлар дәгъва белдерә:

«Спорт сарае күпме кеше сыйдырганнан чыгып караганда, барлык теләк белдергән кешеләргә дә урын җитмәячәк, бары тик “избранныйларга” гына».

1967 елдан алып 2004 елга кадәр “Ак Барс” клубы әлеге боз сараенда уйнады, шунда ук 1998 елда беренче тапкыр Россия чемпионы исеменә лаек булды.

Клуб җитәкчелеге, җанатарларга ул кадәр кыен булмасын өчен, Спорт сараенда узачак уеннарны ретро-стильдә үткәрәчәген әйтте.

Шулай итеп, 19 декабрь көнне “Ак Барс” “Салават Юлаевка”, ә 21 декабрь "Сибирь" хоккей клубына каршы уйнаячак. Уеннар Спорт боз сараенда уза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100