Казанның «Ак Барс» хоккей командасы 2025-2026 еллар сезонын бик ышанычлы башламаган иде.
Сезонның беренче уенында «Ак Барс» Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасына оттырган иде.
Аннары җиңүләр булса да, алар 1 уенда 6шар алка керттереп җиңелүләр арасында югалып калды.
Инде җанатарлар арасында, баш тренерны алмаштырырга мөмкиннәр, дигән шикләр дә туа башлаган иде. Тренерны алмаштыру булды, тик баш тренер Әнвәр Гатиятуллинны түгел, ә күпчелектә уйнау өчен җавап бирүче тренерны: бу вазифада эшләргә Алексей Тертышный урынына Константин Шафранов килде.
3 октябрьдән бирле «Ак Барс» бер уенда да оттырмады. Казан командасы бу айда икешәр тапкыр «Амур», «Адмирал», «Барыс» командаларын һәм берәр тапкыр ЦСКА, «Салават Юлаев», «Сибирь» һәм «Локомотив»ны җиңде. Шулай ук «Ак Барс» 29 октябрь КХЛның турнир таблицасының беренче урынында баручы «Металлург»ны да җиңде. Әлеге җиңү белән Казан командасы рекорд куйды.
Моңа хәтле «Ак Барс»ның рәттән яулаган җиңүләр саны рекорды 10 иде (2020-2021 еллар сезонында), бу сезонда Казан командасы яңа рекорд куйды – рәттән унберенче җиңүен яулады.
Уеннан кызыклы факт. «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Яшкин КХЛның «Хоккейный борт» дигән тапшыруында катнашкан иде. Тапшыруның алып баручысы Айдар Гәрәев аңа үзе җырлап голсонг тәкъдим итте (голсонг – хоккейчы гол керткәч яңгырый торган җыр – авт.иск.). Тапшыруның чыгарылышы 28 октябрьдә булды, ә 29 көнне «Татнефть Арена»да яңа җыр инде яңгырады, чөнки Дмитрий Яшкин гол кертте.

«Ак Барс» – «Металлург» матчында 4 гол керде, дүртесе дә – Магнитогорск командасы капкасына. Тимур Билалов капкасын «коры» килеш саклап кала алды, бер алка да керттермәде. Беренче голны Дмитрий Яшкин, икенчесен Радэль Җамалтдинов һәм өченче белән дүртенчесен сакчы Илья Карпухин кертте.
«Ак Барс» җиңүләрен дәвам итәр, дигән өметтә киләсе уеннарын көтәбез. «Ак Барс» 1 ноябрь көнне Тольятти шәһәренең «Лада» командасына каршы уйнаячак.