«Ак Барс» хоккей командасының танылган җанатары Антон Агафоновның мәете табылган
12 сентябрьдә Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе янында катер һәлакәтендә югалган ир-атның мәете Идел елгасында Зеленый утраучыгы янында табылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Якынча мәгълүматлар буенча, ул – «Ак Барс» хоккей командасының танылган җанатары Антон Агафонов. Ир-ат коткару жилеты кимәгән булган.
Искәртеп үтик, фаҗига Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе янында булды. Катер йөртүчесе идарәне югалта, һәм судно суга әйләнеп каплана.
Табиб-стоматолог, «Ак Барс» хоккей командасының танылган җанатары Антон Агафонов туган көнендә батып үлгән, дип хәбәр итә «Челнинские известия».