
«Ак Барс» хоккей командасының баш тренеры Әнвәр Гатиятулин КХЛ 2025/26 сезоныннан башлап команданың яңа капитаны Алексей Марченко булуын әйтте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Элегрәк бу рольне клубта һөҗүмче Дмитрий Яшкин башкарган иде.
«Мәгълүмат Дима Яшкиннан чыкты. Тормышта кайбер үзгәрешләр булды. Капитан роле өстәмә йөкләнеш таләп итә, ул бөтен игътибарын уенга бирсен өчен, без аны алырга булдык. Инициатива Димаданмы? Барлык карарлар да баш тренер тарафыннан кабул ителә. Дима белән сөйләштек, килештек», – дип белдергән Гатиятулин.
Яшкин да бу хәбәргә аңлатма биргән. «Бу – тренерлык штабы карары. Без барыбыз да – профессионаллар. Бернинди үпкә дә юк. Ниндидер мәгънәдә бу – мотивация», – дигән Яшкин «ТИ-Спорт» корреспондентына.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яшкинга капитан ассистентлары арасында да урын табылмаган. Ассистентлар Александр Барабанов, Никита Лямкин һәм Кирилл Семенов булды, диелә хәбәрдә.