news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» хоккей клубы һөҗүмче Григорий Денисенко белән бер еллык килешү имзалады

news_top
«Ак Барс» хоккей клубы һөҗүмче Григорий Денисенко белән бер еллык килешү имзалады
Фото: https://en.fhr.ru/

«Ак Барс» хоккей клубы 25 яшьлек һөҗүмче Григорий Денисенко белән дә килешү төзеде. Контракт 2026 елның 31 маена кадәр исәпләнгән.

Денисенко узган сезонны Америка Кушма Штатларында – «Вегас Голден Найтс» һәм «Милуоки Эдмиралс» кебек командаларда чыгыш ясап үткәрде.

Үз карьерасында хоккейчы Милли хоккей лигасында 34 матч үткәреп, 7 тапшыру ясады. Американың АХЛ лигасында ул 5 сезон чыгыш ясап, 243 уенда 159 очко (64 гол һәм 95 пас) туплады.

Континенталь хоккей лигасында Денисенко 79 матчта катнашып, 22 очко (11 гол һәм 11 тапшыру) җыйды.

  • Григорий Денисенко – Новосибирск шәһәрендә туган, аңа 25 яшь. Ул «Локо-Юниор» (2016-2017), «Локо» (2016-2018) һәм «Локомотив» (2018-2020) яшьләр командаларында чыгыш ясады. Шулай ук «Лада» (2018), «Флорида» (2021-2023), «Вегас» (2023-2025) һәм «Нэшвилл» (2025) клублары системаларында уйнаган. Уенчы 2020 елгы яшьләр дөнья чемпионатында – көмеш, 2019 елгы ярышларда бронза медале яулады. Денисенко 2 тапкыр Харламов кубогын (2018, 2019) һәм яшьләр клублары арасында дөнья кубогын (2018, 2019) отты. Моннан тыш, ул 2016 елда яшүсмерләр Олимпия уеннарында бронза призеры булды.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар