Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» уенчысы кемне кыйнаган?

«Ак Барс» клубының уенчысы Джастин Азеведо «Сибирь» командасының хоккейчысы Александр Шаровның борынын җимергән.

news_top_970_100
«Ак Барс» уенчысы кемне кыйнаган?
ХК "АК Барс"

Бу хәл 21 декабрь көнне «Ак Барс» белән «Сибирь» уенында була.

Сугыш Джастин инициативасы белән башлана. Ул әкрен темп белән шуып барган Шаровка тиеп китә. Хөкемдарлар башта аларны аермакчы булсалар да, соңыннан сугышырга ирек бирәләр.

Сугышта буе кечкенә булуга карамастан Джастин җиңә. Ул Шаров боздан чыкканда канга баткан була. Джастинның кулына да бераз зыян килә. Күпмедер вакыттан соң ул кулын бәйләп, кире бозга чыга.

Джастинны еш сугыша торган хоккейчы дип әйтеп булмый. Мәсәлән, командада "көрәшче" ролен Михаил Фисенко башкара. Ләкин ул хәзерге вакытта травма алу сәбәпле, уеннарны калдырырга мәҗбүр. Уеннан соң Альберт Яруллин: «Безнең командада хәзер яңа "тафгай" Берәр нәрсә булса, ул Михаил Фисенко урынына сугышырга чыга алачак», — дип көлә.

Шунысы кызык: сугыш вакытында «ФРИСТАЙЛО-РАКАМАКАФО» җыры кушыла, hәм спортчылар шул җыр астында сугышалар. Җанатарларга бу күренеш бик ошый. Алар видеоның астына: «Менә бу ичмасам сугыш», — дип комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100