Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» уенчысы хоккейчыларны күп акча алуда гаепләгән көрәшчегә җавап бирде

Хоккейчы Михаил Фисенко социаль челтәрләрдә телевизордан төрле көрәшләр караганын, үзенең дә бокс белән шөгыльләнгәнен күрсәтеп тора.

news_top_970_100
«Ак Барс» уенчысы хоккейчыларны күп акча алуда гаепләгән көрәшчегә җавап бирде
Ильнар Тухбатов

Күптән түгел, «Советский спорт» басмасында UFСның элекке көрәшчесе Дмитрий Смоляков футболчыларны һәм хоккейчыларны тәнкыйтьләп ташлады. Ул:

«Бокс, көрәш һәм ММА — хәерчеләр көрәше. Футболчылар һәм хоккейчылар хезмәт хакын нигезсез рәвештә артык күп ала, ул акчаларын да наркотикларга туздыралар. Бөтен нәрсә миллионнарда, ә алардан ни файда? Куллары, муеннары, хәтта баш миләре дә татуировкалы. Әйтерсең, 30 ел төрмәдә утырып чыканнар. Көрәшчеләрне кыйнасалар, холкыбызны булса да күрсәтәбез, ә футболчыларга, хоккейчыларга бераз тидеңме, шунда ук үлем хәләтенә киләләр. Аннан тыш, сүгенәләр, төкеренәләр һ.б.», — дип әйтте.

Аның әлеге сүзләре җанатарларны һәм спортчыларны, әлбәттә, читтә калдырмады. Смоляковка «Ак Барс» хоккей клубының һөҗүмчесе Михаил Фисенко инстаграм битендә җавап бирде:

«Интервью вакытында Дмитрий Смоляков хоккейчылар һәм футболчылар үзләренең хезмәт хакын наркотикка түгәләр, холыкларын күрсәтмиләр дип әйтте. Футболчылар өчен әйтә алмыйм, ләкин ул үз күзләре белән без бозда шулай ук читлектәге көрәшчеләр кебек сугышканны һәм нык ихтыяр булмаганда бернишләп тә булмаганын күрсен өчен, һичшиксез, Дмитрийны үзебезнең берәр уенга чакырачакмын. Көрәш темасына килгәндә — карьерамны тәмамлагач, уйлап карарга әзермен. "Заднюю не дам" », — дип җавап кайтарды.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дмитрий Смоляков @all_is_good_dima дал интервью сказав, что хоккеисты и футболисты спускают свои зарплаты на наркотики ,мало проявляют характер и затронул тему возможного боя. ) Не буду говорить за футболистов , но обязательно позову Дмитрия на одну из наших игр @hcakbars , чтобы он своими глазами увидел , что мы бьемся на льду так же как и бойцы в клетке и без характера никуда. P.S. По поводу возможного боя , готов рассмотреть после карьеры. Заднюю не дам) @kamilgadzhiev

Публикация от Misha Fisenko (@mishafis)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100