Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ак Барс" уенчысы Эмиль Гариповка туган ягыннан теләк: "Бәхет ишеге ачык, капкасы ябык булсын!"

24 июнь көнне Арча районы Урта Бирәзә мәйданында тарихи, көрәшле һәм хоккейлы Сабан туе үтте. "Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гариповның Гагарин Кубогы алып кайтуы бәйрәмгә тагын да зур дәрәҗә өстәде.

news_top_970_100
"Ак Барс" уенчысы Эмиль Гариповка туган ягыннан теләк: "Бәхет ишеге ачык, капкасы ябык булсын!"
Татар егете Эмиль Гарипов - “Ак Барс” хоккей командасының Гагарин кубогын алуына иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Ул хәлиткеч уеннарда команданы коткарып калды, плей-офф барышында үзенең чын осталыгын, тәҗрибәсен күрсәтте.

Раил Ренат улы Нургалиев - дөнья чемпионы, Татарстан Республикасы милли көрәш буенча атказанган спорт остасы, Россиянең билбау көрәше буенча атказанган спорт остасы. 1986 елның 31 маенда Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туа. Татарча көрәш буенча 6 тапкыр Татарстан, 7 мәртәбә Россия чемпионы, 7 тапкыр Муса Җәлил турнирында җиңүче булып танылган. Бүгенге көндә Теләчедә милли көрәш буенча тренер булып эшли.


Абсолют батырга автомобильне "Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов һәм аның әтисе татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы Рамил Гарипов тапшырды.

- Бүген чын көрәш күрсәтә алдык дип уйлыйм. Кайлардан гына килмәгәннәр, көндәшләр көчле иде. Арчалылар көрәш спортын ярата икән, күп халык таралмыйча күзәтте. Мин бик шат, өстәвенә бүләкне танылган шәхесләр тапшырды, - дип куанды Раил Нургалиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100