«Ак Барс» тренеры дүртенче тапкыр узган сезон чемпионын откач: Яхшы көндәш, матур уен
Кичә Казанның «Ак Барс» хоккей командасы бу ике айда Магнитогорск шәһәренең «Металлург»ы белән дүртенче тапкыр күреште. Дүрт очрашу да Казан командасы җиңүе белән тәмамланды. «Металлург» – Континенталь хоккей лигасының 2023-2024 еллар сезонының чемпионы.
«Ак Барс» узган сезон чемпионын яңа сезонда дүртенче тапкыр җиңде
Беренче уен 14 сентябрь көнне Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды, бу «Ак Барс»ның яңа сезондагы беренче «өйдәге» уены иде. Ансында Казан командасы 2:0 исәбе белән отты. Аннан соң 27 сентябрьдә һәм 14 октябрьдә матчлар Магнитогорск бозында үтте, ул уеннарда «Ак Барс» 4:3 һәм 5:0 исәпләре белән отты. 29 октябрь Казанда узган уен 3:1 исәбенә тәмамланды.
Әлеге уңай нәтиҗәдән соң матбугат конференциясендә «Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллиннан берничә кат «Металлург» җайлы көндәшме дип сорадылар. Тренер әйе дә, юк та димәде, команда халәтеннән тора дип читләтеп үтте.
Әнвәр Гатиятуллин матчтан соң оештырыла торган һәр матбугат конференциясендәге сүзен татар телендә башлый. Бу юлы да ул журналистларга «Хәерле кич! Яхшы көндәш, матур уен», – дип мөрәҗәгать итте.
Әнвәр Гатиятуллин журналистлар соравына татарча җавап кайтармый, русча сөйләшә, шулай да матбугат конференцияләрендә татар телендә сораулар яңгырый.
«Интертат» хәбәрчесенең татарча биргән соравын «Ак Барс»ның баш тренеры елмаю белән тыңлады.
«Металлург»ка каршы дүрт уенның ике «өйдәге» уенында капканы Әмир Мифтахов саклады, ә ике читтәге уенда Тимур Билалов, бу махсус шундый сайлаумы, әллә очраклы туры киләме икәнен тренер аңлатты.
Безнең ике капкачыбыз яхшы дәрәҗәдә, ике капкачының да халәтен анализлыйбыз, гомумән команданың бөтен уенчысыныкын анализлыйбыз һәм шуңа бәйле карар кылабыз. Бүген план буенча Әмир уйнады, матчны шәп үткәрде, башкалар хаталанганда ышанычлы чистартып барды.