«Ак Барс»та Эмиль Гариповка уйнарга ирек бирмәгәннәр
«Ак Барс» миңа зур яхшылык эшләде, алар мине җибәрде», — дип сөйләгән Эмиль Гарипов.
Казанның «Ак Барс» хоккей клубының элеккеге капкачысы Эмиль Гарипов командадан китү сәбәбен аңлаткан. Ул хәзер Омск шәһәренең «Авангард» командасына күчте.
«Ак барс» командасында яңа капкачылар уйный.
«Тимур Билалов һәм Адам Рейдеборн хәзер бик көчледер дип уйламыйм. Миңа шанс бирмәделәр. Баш тренер мине командада күрмәде, әгәр мин клубта калган булсам, ул миңа уйнарга ирек бирмәс иде, ә бу минем өчен начар булыр иде дип уйлыйм. „Ак Барс“ миңа зур яхшылык эшләде, алар мине җибәрде», — дип сөйләгән Эмиль Гарипов «Чемпионат» сайтына.
Ул 2019 елда алган травмасы төзәлүен дә әйткән. «Минем проблемалар операциядән соң февральдә үк бетте. Хәзер бар да яхшы, мин уйнарга әзер. Мин „Авангард“ өчен тулысынча бирелеп уйнарга әзермен, бу хакта һич шик юк», — дигән ул.