Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» шоу»да хоккей урынына хатын-кызларның интим проблемалары турында сөйләшәләр

«Ак Барс" өчен оят», — дип җанатарлар комментарийлар калдыралар.

news_top_970_100
«Ак Барс» шоу»да хоккей урынына хатын-кызларның интим проблемалары турында сөйләшәләр
"Ак Барс ШОУ" программасыннан скриншот

Зөһрә Уразбахтина киткәннән соң, тапшыруны караучылар саны ике тапкыр кимеде. Элек «Вконтакте» челтәрендә тапшыруны караучылар саны 300 мең булса хәзер ул 150 меңгә төште. Шоуның продюсерлары рейтингны ничек күтәрергә белмиләр. 

Шул исәптән, программаны әзерләүчеләр «Локомотив» — «Ак Барс» уенына кунак булып Екатерина Вагимагияны чакырганнар. Екатерина Вагимагия үзенең инстаграм аккаунтында ничек бала тапканнан соң хатын-кыз энергиясен кайтару, интим яктан үзеңне саклау һәм башка шуның ише темаларга тренинглар алып бара. Вагимагияның инстаграм аккаунтында 3,5 млн язылучысы бар. Күрәсең, «Ак Барс» кунак сайлаганда, Екатеринаның нәкъ шул аудитория саны кызыксындыргандыр.

Әлеге тапшыруның чыннан да ул көнне рейтингы күтәрелде. Тапшыру алдыннан ук программага анонс төрле төоэркемнәргә, телеграм каналларга таралды. Кызганыч, рейтинглар да күтәрелде, канәгать булмаган җанатарларның саны да артты. Период арасында яраткан клубының уенын анализларга, статистикасын һәм хаталарын күрергә теләгән тамашачы хатын-кызның интим проблемалары турында тыңларга мәҗбүр булды.

Һичшиксез, бу проблемалар хәзерге заманда җитдиләр рәтендә. Әлбәттә, аның турында сөйләшергә кирәк, ләкин шундый тапшыруларда түгел. «Ак Барс" шоу» аудиториясенең күбесе — ир-ат, калган кечкенә өлеше хатын-кыз булса да, аларга да команда турында яңалыклар кызык.

Тапшыруның әлеге чыгарылышы астында бер уңай комментарий да табып булмый. Барысы да урынлы-урынсыз темалар һәм профессиональ булмаган алып баручылар турында язалар.

Тапшыру тамашачылар өчен эшләнә, ләкин әлегә аларның программадан программага язган фикерләрен беркем дә ишетми. «Ак Барс» шоу» алга таба шулай барса, рейтинглар саны ике генә түгел, биш тапкыр да төшәргә мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100