«Ак Барс Шоу» тапшыруында алып баручы Зөһрә Уразбахтинаны җанисәптә катнаштырдылар
«Ак Барс Шоу» тапшыруының туры эфирында Зөһрә Уразбахтина җанисәптә татар дип язылды.

«Ак Барс» — «Авангард» матчы көнне «Ак Барс» хоккей командасының Вконтакте төркемендә һәм ТНВ телеканалында туры эфирда бара торган «Ак Барс Шоу» тапшыруында Зөһрә Уразбахтинаны җанисәптә катнаштырдылар. Зөһрә Уразбахтина элек «Ак Барс шоу»ның алып баручысы иде, хәзер ул «Авангард» командасы тапшыруында эшли.
«Татар телен беләсезме?» соравына «Әйе», — дип җавап бирде. Сораштыруның иң ахырында Илья Таһиров аңа «Сине кем дип язабыз соң?» — дигәч, «Татар», — диде.
Шуңа игътибар иттем: хәзер Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда «Ак Барс» голларыннан соң «Татары», — дип җыр яңгырый. Элек Фирдүс Тямаев җырыннан өзек куя иделәр.
