Кичә «Ак Барс» командасы үз бозында «Сочи» командасын кабул итте. Оештыручылар бу матчны «РИЛ Матч» дип атаганнар. Үзләренчә тематик уеннар әзерләгәннәр. Тәнәфестә Milyash белән BEKU үзләренең матур җырларын җанатарларга бүләк итте. Икенче периодтан соң, тәнәфестә Азат исемле җанатар «Миллион өчен бәрү» бәйгесендә катнашып, 18 нче айфон отты. Матчка кадәр «Ак Барс» уенчысы Артем Галимов белән фотога төшәргә дә була иде. Бу мөмкинлек белән кулланырга җыенган җанатарлар чираты «дилбегә буе» иде.

Иң шәбе – бу матчка барлык билетларны бары тик 670 сум гына алырга була иде. Халык бу форсатны кулыннан ычкындырмаган. Арена тулы кеше иде. Җанатарлар арасында Татарстанның халык артисты – Салават Фәтхетдинов та күзгә чалынды.
Составта үзгәрешләр сизелде. Бу уенда төп капкачы – Тимур Биляловка «Ак Барс» тренерлары ял биргәннәр, аның урынына Максим Арефьев капканы саклады.

«Ак Барс» өчен уен начар башланды. Беренче периодның 15 минутында ук «Сочи» һөҗүмчесе Тимур Хафизов исәпне ачып җибәрде. «Ак Барс» бик сыйфатлы уйный алмады. Пасларда ялгыштылар. Минемчә, бу «Ак Барс»ның матч саен бишлектәге уенчыларны алмаштыруның да нәтиҗәсе, чөнки алар бер-берсенә ияләшә алмый. Беренче период бетә дигәндә генә «Сочи» исәпне арттырды – 0:2 ясады. Алканы тагын татар егете (тумышы белән Әлмәттән) Артур Гиздатуллин кертте.
Икенче периодта «Ак Барс» уенчылары яхшырак уйнады. 39 минутта Семен Терехов уңышлы комбинация нәтиҗәсендә озак көттергән голын кертте (шушы һөҗүмдә күптән түгел Казан командасына күчкән Денис Зернов та беренче нәтиҗәле пасын бирде). Бу матчта «Ак Барс» уенчылары бик күп кагыйдә бозды, шул сәбәпле, үзләренә уйнарга комачаулады.
Өченче период «Ак Барс» өчен күңелсез башланып китте. Ярамаган һөҗүм кулланган өчен Кирилл Семеновны 5+20 уен ахырына хәтле кием алмаштыру бүлмәсенә озаттылар. «Сочи» уенчылары бу мөмкинлек белән кулландылар, исәпне 1:3 ясадылар. Җанатарлар күңелсезләнеп утырганда «Ак Барс» һөҗүмчесе Андрей Стась «Сочи» сакчысы ялгышлыгыннан соң, исәпне 2:3 ясап (бу аның « Ак Барс» өчен беренче алкасы), халык күңелендә өмет чаткылары уятты. «Ак Барс» сакчысы Никита Евсеев «Сочи» һөҗүмчесе Матвей Гуськов белән сугышып җанатарларны йокыдан уятып җибәрде. Уен ахырында «Ак Барс» хоккейчыларының бишкә өч уйнау мөмкинлеге дә туды, әмма алар гол кертмәделәр. Баш тренерлар капкачыны алтынчы уенчыга да алмаштырып карады, ләкин нәтиҗәсез. «Ак Барс» 2:3 исәбе белән аутсайдер командага җиңелде. Бу алар өчен 4 уен рәттән оттыру.

Шушы матчта «Ак Барс» күпчелектә уйнау мөмкинлекләренең берсен дә үз файдасына кулланмады (гол кертә алмады). Бу күрсәткеч буенча Казан командасы КХЛда соңгы урында бара. Үткән сезонда безнең күпчелек өчен җавап бирүче аерым тренер Константин Шафранов бар иде, бу сезонда исә ул гаилә сәбәпләре буенча «Ак Барс»ка ярдәм итә алмый. Төрле имеш-мимешләр буенча «Ак Барс» җитәкчеләре инде Майк Пелино белән дә хәбәргә чыккан булган. Ул узган елны «Локомотив»та күпчелек өчен җавап бирә иде. 2021/2022 елда « Ак Барс»та да тренер булып эшләп китте.
Бу уен «Ак Барс»ның җитешсез якларын күрсәтте. Кайбер уенчылар белән контрактны өзеп, яңа уенчылар алырга кирәк кебек тоела. Безгә яңа килеп кушылган хоккейчылар әлегә үзләренең идеаль уеннарын, сәләтләрен күрсәтә алмый. Минемчә, бу «Ак Барс» җитәкчеләре, тренерлары өчен борчылдыра торган «кыңгырау». Плей-оффка кадәр команданы туплап, әзерләп бетерергә кирәк.
Голларны «Ак Барс» командасыннан: Семен Терехов, Андрей Стась, ә көндәшләр командасыннан: Тимур Хафизов, Артур Гиздатуллин һәм Денис Венгрыжановский кертте.
Әлеге уеннан соң, «Ак Барс» Көнчыгыш конференциясендә 6 урында, ә «Сочи» Көнбатыш конференциясендә 10 урында бара.
«Ак Барс» киләсе уенын 16 октябрьдә кунакта «Шанхай Дрэгонс» командасына каршы уздырачак. Уен «СКА Арена»да 19:30 сәгатьтә башлана. Бу уенда егетләр җаннарын биреп, җиңү өчен тырышырга тиешләр. Артка юл юк!
Искәндәр Зиннуров