Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс»ның ике татар хоккейчысы КХЛның иң яхшы уенчылары рәтенә керделәр

Лига команда һәм шәхси номинацияләрдә 2019/2020 сезонының лауреатларын билгеләде. Артем Галимов — «Иң яхшы яшь хоккейчы», ә Тимур Билалов «Иң яхшы капкачы» исеменә лаек булды.

news_top_970_100
«Ак Барс»ның ике татар хоккейчысы КХЛның иң яхшы уенчылары рәтенә керделәр
Ильнар Тухбатов

Һәр сезоннан соң Континенталь Хоккей Лигасы елның иң-иңнәрен сайлап, аларга махсус премия бирә, тантаналы рәвештә котлый. Ләкин бу елны сезон алдан бетү сәбәпле, КХЛ регуляр чемпионатына гына карап иң яхшы уенчыларны бүләкләргә булган. Нәтиҗәләрне КХЛ үзенең сайтына куйды.

Шулай итеп, 2019/2020 иң яхшы капкачысы булып Тимур Билаловны сайлаганнар. Үзенең җиңүе турында ул: «Бу минем җиңүем генә түгел, ә команда җиңүе. Без бергәләп яхшы сезон үткәрдек, Көнчыгыш конференциясен җиңдек, Россия чемпионатларының озын коры серия рекордын куйдык. Әйе, формаль рәвештә рекорд миңа язылган, әмма дөресен әйткәндә, бу бар команданың уңышы», — диде.

«Ак Барс» хоккей клубының тагын бер хоккейчысы КХЛ премиясенең җиңүчесе булды. Артем Галимов сезонның иң яхшы «новичогы» дип билгеләнде. Ул: «Дөресен генә әйткәндә, лига мине иң яхшысы итеп сайлар дип уйламаган идем. Беренче чиратта, «Ак Барс“ның тренерлар штабына рәхмәт әйтәсем килә, алар яшь уенчыларга югары дәрәҗәдә уйнау мөмкинеге бирәләр. Партнёрларга бозда һәм аннан тыш ярдәм итүләре өчен рәхмәт. Әлеге сезон минем өчен КХЛда беренче булды», — дип әйтте һәм шуңа өстәп, гаиләсенә һәм җанатарларга рәхмәтен белдерде.

Моннан тыш, Казан хоккей клубының социаль челтәрләре hәм рәсми сайты лиганың «Иң яхшы маркетинг һәм коммунакция» номинациясендә җиңделәр. Шулай ук лига клубның кызыклы перформансын да читләп үтмәгән. Кечкенә кәгазь битенә «Ак Барс» дип язып, шуны тотып утырган җанатар «Иң яхшы ситуативный проект» исеменә лаек булды. 

Клуб үзенең Инстаграмында «Бу бик тайгак көрәш булды, ләкин иң яхшы җанатарларның ярдәме белән барысы да барып чыкты. Рәхмәт!» — дип кызыклы видео белән уртаклашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100