Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс»ның элеккеге тренеры Владимир Крикуновка ашыгыч операция ясаганнар

Крикунов хәзер Мәскәүнең «Динамо» командасында эшли.

news_top_970_100
«Ак Барс»ның элеккеге тренеры Владимир Крикуновка ашыгыч операция ясаганнар
Илнар Төхбәтов

1999−2001 һәм 2011−2012 елларда Казанның «Ак Барс» командасының тренеры булган Владимир Крикуновка аппендицитка операция ясаганнар. Бу турыда «Спорт-экспресс» хәбәр итте.

11 октябрьдә КХЛ даими чемпионаты матчы була. Бу уенда «Динамо» командасы Санкт-Петербургта СКА командасына каршы уйнаган. Шул вакытта Крикуновның хәле киткән. Табиблар кискен аппендицит диагнозы куйган.

«Тикшергәннән соң, операция ясау турында карар кабул ителгән. Операция уңышлы узган. Владимир Васильевич берничә көн клиникада ятып торачак. Аннары Мәскәүгә кайта һәм командага кушыла», — дип сөйләгән Мәскәү клубының генераль директоры Евгений Кровопусков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100