«Ак Барс» командасы үз бозында Чиләбе өлкәсенең «Трактор» командасын кабул итте. Бу командаларның ике айга үзара икенче очрашуы. Беренче уен шулай ук «Татнефть арена»да узды, «Ак Барс» 2:1 исәбе белән җиңү яулаган иде.
Кичәге уенны карарга ничә елга беренче тапкыр Республикабыз Рәисе - Миңнеханов Рөстәм Нургалиевич та килгән. Ул бер интервьюда үзенең бик еш матчларга йөрмәвен белдергән иде. Уенга килгән мөхтәрәм кунаклар арасында шулай ук: күп еллар «Ак Барс» командасын җитәкләгән - Зиннәтулла Биләлетдинов (ул һәрбер чараны калдырмаска тырыша, яшь хоккейчыларга киңәшләрен бирә); командабызның элекке уенчысы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылыш депутаты - Данис Зарипов та биредә иде. Алардан кала уенда хоккейчыларның хәләл җефетләре һәм Россия Премьер лигасында чыгыш ясаучы Калининград өлкәсенең «Балтика» футбол клубының уенчылары, тренеры да бар иде.
«Ак Барс» командасы бу көндәшлеккә составында үзгәрешләр керткән. Соңгы уенда «Ирбис»тан (Казан шәһәреннән Яшьләр Хоккей Лигасында уйнаучы команда) КХЛда беренче матчын Илья Коломыцев үткәрсә, бу уенда андый мөмкинлек 18 яшьлек Артур Гыймадиевка эләкте, ләкин Ильядан аермалы буларак, ул бозда 1 минут та үткәрмәде. Шулай ук бу матчка, ниһаять, үзебезнең татар егете Радэль Җамалетдинов та чыкты. Ул аның бу сезондагы беренче уены (бу сезонны хокейчы Югары Хоккей Лигасында чыгыш ясаучы Әлмәт шәһәренең «Нефтяник» командасында башлаган иде). Радэль бу матчта гол кертә алмады, нәтиҗәле пас та бирмәде. Гыймадиев белән Җамалетдиновтан кала, 1 уен ял иткәч, составка сакчы Степан Терехов әйләнеп кайтты. Пустозеров белән Бардин бу уенга чыкмадылар. «Ак Барс» сакчысы - Никита Евсеев өчен бу уен аеруча мөһим булгандыр, чөнки бу аның КХЛда 200нче матчы иде.
Мондый хөрмәтле җанатарлар килү сәбәпле, «Ак Барс» хоккейчылары бу уенга аеруча нык җиңү максаты, өстәмә дәрт белән чыкты кебек тоелды. Көндәшлек «Ак Барс»ның актив уеныннан башланды, 23 секунд үтүгә (әле халык аренага кереп тә җитмәгән булгандыр) өстәп бәрүдән соң, һөҗүмче - Кирилл Семенов исәпне ачып җибәрде. Җанатарлар алка болай тиз көндәшләр капкасында булыр дип уйламаганнардыр да. Тик «Трактор» командасы җавапны озак көттермәде: 2 минут узуга, күпчелектә Артемий Низамеев исәпне тигезләде. «Ак Барс» тренерлары видеокарау алып карады, әмма нәтиҗәле булмады (КХЛ кагыйдәләре буенча «Ак Барс» кабат 2 минутлык штраф алды). Беренче тәнәфескә командалар тигез исәп белән киттеләр.
Икенче периодта командалар исәпне арттырырга тырыштылар. Бер-бер артлы куркыныч һөҗүм иттеләр. «Ак Барс» бу периодта да «Трактор»дан җитезрәк күренде. Капкага бәрүләре дә күбрәк иде. Хоккей дөньясында: «Син алка кертмәсәң, сиңа кертәләр», дигән сүз бар. Шушы сүзләр чынга ашты да. «Ак Барс» үзенең бишкә-дүрт, өч уйнау мөмкинлегендә алка кертмәде, ә киресенчә уенчылар ялгышлыгы сәбәпле «Трактор» һөҗүмчесе - Михаил Рольгизер азчылыкта исәпне арттырды, 1:2 ясады.
«Ак Барс» период буе һөҗүмдә иде, тик барыбер алка кертә алмады. Бу кимчелекне уеннан соң матбугат конференциясендә Әнвәр Рафаилевич та билгеләп үтте. Период ахырында «Ак Барс» сакчысы Митчелл Миллер ялгышлыгыннан соң, Чиләбе һөҗүмчесе - Нэйтан Легаре исәпне тагын да арттырды, 1:3 булды.
Өченче периодта Казан егетләренең инде артка юллары юк иде. Аларга 2 алка кертеп , уенны коткарырга кирәк. Бу җаваплылыкны «Ак барс капитаны - Алексей Марченко үз өстенә алды һәм Степан Терехов пасыннан соң 3 периодның 16 минутында (бу аның 2 елга 1 алкасы, соңгы тапкыр ул 2024 елның 25 сентябрендә керткән булган ) исәпне кыскартты - 2:3 ясады. «Ак Барс» командасы баш тренеры капкачыны алтынчы уенчыга да алмаштырып карады, тайм аут та алды, әмма нәтиҗәле булмады.
«Ак Барс» 2:3 исәбе белән оттырды. (Казанлылар үз бозында Чиләбе командасына 6 елга беренче тапкыр җиңелделәр).
«Трактор» командасы реванш ясады. Теге уенда без җиңсәк, бу уенда алар өстен чыктылар.
Искәндәр Зиннуров