«Ак Барс» – «Металлург» уены Антон Агафоновсыз узды, ул хәбәрсез югалган

«Ак Барс» – «Металлург» хоккей матчы «Ак Барс»ның иң танылган җанатары Антон Агафоновсыз үтте. 12 сентябрь көнне Идел елгасында булган фаҗигадә ул хәбәрсез югалган. Ул көнне 10 кеше 2 катерда йөзәргә чыккан, 1 катер капланган. Антон Агафонов та шунда булган. «Ак Барс» клубы хәбәр итүенчә, ул батып барган авырлы хатын-кызны коткарырга теләгән.
Антон Агафонов күп еллар дәвамында «Ак Барс» хоккей командасы уеннарының даими җанатары булды. Ул аренада һәрвакыт үзен бик иркен һәм хисле тота иде, шуның белән дә күпләрнең исендә калды.
2019 елны Антон Агафонов «Интертат»ка зур интервью биргән иде. Ул анда теш табибы булып эшләве, мәктәптә иң яраткан фәне татар теле булуын, «Ак Барс» өчен җанату тарихын сөйли.
«Һәрбер уенга да йөрергә тырышам. Эш авыр булса да, авырып китсәм дә, температура булса да барыбер барам», – дигән ул әңгәмәдә. Бүгенге матч, кызганыч, Антонсыз узды.
Уеннан соң оештырылган матбугат конференциясендә «Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин сүзен аның турында башлады.
«Фаҗига булды. Антон белән шәхсән таныш түгел идем, ләкин аның тугры җанатарларның берсе булуын, Казан хоккее өчен мөһим кеше икәнен беләм. Бу – безнең өчен көтелмәгән хәл», – диде ул һәм шуннан соң гына уен барышы турында сөйли башлады.

Фото: © Салават Камалетдинов
Уенга килгәндә, Ак Барс» «Металлург» командасына оттырды. Матч 3:6 исәбе белән тәмамланды.
6 сентябрьдә дә әлеге 2 команда көч сынашкан иде, ул вакытта да Магнитогорск командасы җиңде.
Беренче периодның беренче минутында исәп ачылды, тик ул алка капкага сизелмичә керде. Хөкемдарлар «гол керде» дигән хәбәрне дә бераздан гына җиткерде, башта алка капкага кермичә генә үтеп киткән кебек тоелган иде. Гол Дерек Барак исәбендә (0:1). Өченче минутта «Металлург» һөҗүмчесе Дмитрий Силантьев гол кертте (0:2). Җиденче минутта Казан командасы капкасына өченче алка керде, гол авторы – Роман Канцеров (0:3).
Периодның 10 нчы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Илья Сафонов алканы капкага кертте, тик «Металлург» командасы хөкемдарлардан видеокабатлау карауны сорады. Видеокабатлау карагач, хөкемдар: «Капкачыга комачау ителде, гол юк», – диде.
16 нчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Металлург» уенчысы Дерек Барак 4 нче алканы кертте (0:4). Период ахырында «Ак Барс»ның 2 уенчысын штрафчылар эскәмиясенә утырттылар, командалар «өчкә – биш» форматында уйнаганда, 5 нче гол керде. Голны 18 нче минутта Дмитрий Силантьев кертте (0:5). Бу голдан соң «Ак Барс» капкасын сакларга Михаил Бердинга алмашка Тимур Билалов чыкты.
Икенче периодның 8 нче минутында Дмитрий Яшкин гол кертте һәм «Ак Барс»ның артка калышуын киметте (1:5). 19 нчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Карпухин гол кертте (2:5).
Өченче периодның 16 нчы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Кирилл Семёнов алканы капкага кертте (3:5). Период ахырында Казан командасы буш капка белән уйнады, капкачы 6 нчы мәйдан уенчысына алмашты. 18 нче минутта «Металлург» уенчысы Никита Михайлис алканы буш капкага кертте (3:6).

Фото: © Салават Камалетдинов
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Бердин (Билалов);
- Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
- Денисенко – Семенов – Яшкин, Карпухин – Калинюк;
- Пустозеров – Биро – Алистров, Фальковский – Яруллин;
- Жулин – Фисенко – Бровкин, Лучевников.
«Металлург»
- Смолин (Набоков);
- Ткачев – Канцеров – Силантьев, Маклюков – Пресс;
- Вовченко – Барак – Толчинский, Яковлев – Орехов;
- Михайлис – Исхаков – Петунин, Хабаров – Минулин;
- Коротков – Джонсон – Козлов (Федоров), Паливко.