1992 елгы Олимпия чемпионы, «Ак Барс» хоккей командасының элеккеге сакчысы Сергей Баутин 55 яшендә вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» Мәскәүнең «Динамо» командасына сылтама белән хәбәр итте. Баутин «Динамо» составында уйнаган.
«Клуб Сергей Викторовичның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. «Динамо» гаиләсе өчен бу – зур югалту. Без сезнең белән кайгырабыз», – диелә кайгынамәдә.
Хоккейчы озак вакыт авырганнан соң вафат булган.
Сергей Баутин «Ак Барс» белән «Динамо» командаларыннан тыш, Магнитогорск «Металлургы», «Виннипег», «Детройт» һәм «Сан-Хосе» командаларында чыгыш ясый. Карьерасын 2004 елда Мәскәүнең «Крылья Советов» командасында уйнаганда тәмамлый.