«Ак Барс» командасы турындагы сериалның чираттагы сериясе Данис Зариповка багышлана
Данис Зарипов профессиональ спортта соңгы сезонын уйный.
«Ак Барс» хоккей клубы YouTube каналында «Живем хоккеем» документаль сериалының сигезенче өлешен күрсәтте. Әлеге фильм Данис Зариповның профессиональ спортта соңгы сезонына багышлана.
Шулай ук фильмда яңа килешү төзегән хоккейчылар Джейсон Демерс, Марк Барберио, Эрик Фере һәм тренер Майк Пелино турында да сөйлиләр.
Генераль менеджер Марат Вәлиуллин һәм баш тренер Дмитрий Квартальнов яңа уенчылар чакыру сәбәпләрен әйтә, чит илдән килгән хоккейчылар да хисләрен уртаклаша, дип яза «Татар-информ».
- Былтыр октябрьдә Данис Зарипов өйләнә, дип язган идек.