Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» клубында уйнаган хоккейчының хатыны батып үлгән

Петр Врананың хатыны боздагы ярыкка төшеп китеп, бата башлаган этен коткармакчы булган.

news_top_970_100
«Ак Барс» клубында уйнаган хоккейчының хатыны батып үлгән

Чехия хоккейчысы, «Ак Барс» клубында һөҗүмче булып уйнаган Петр Врананың хатыны Линдсей сусаклагычта батып үлгән. Ул боздагы ярыкка төшеп киткән этен коткармакчы булган. Фаҗига Брунталь шәһәре янындагы Слезска-Харта сусаклагычында булган. Бу турыда Чехиянең Blesk басмасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Петр Врана КХЛда 2011-2015 елларда уйнады. Ул Хабаровскиның «Амур», Праганың «Лев», Мәскәү өлкәсенең «Атлант», Казанның «Ак Барс» клуб составында чыгыш ясады. 

Лигадагы соңгы сезонын ул «Ак Барс»та уздырды. Клуб белән бергә КХЛда көмеш медаль яулады. Ул елны Гагарин кубогының 2014/2015 елгы сезоны финалында «Ак Барс» СКА командасында оттырды (1-4).

:


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100