Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» клубының былтыр КХЛ сезонында ничә миллион сум табыш алганы билгеле

news_top_970_100
«Ак Барс» клубының былтыр КХЛ сезонында ничә миллион сум табыш алганы билгеле
Фото: © "Татар-информ"

КХЛ директорлар советында 2022/2023 сезоны нәтиҗәләре буенча табышларны лига клублары арасында бүлү тәртибе раслаган. Бу турыда «ТИ-спорт» хәбәр итте.

Казанның «Ак Барс» клубы көмеш медальләр яулаган, ул 44 290 62 сум алачак. Былтыргы сезон җиңүчеләре – Мәскәүнең ЦСКА клубы сезон нәтиҗәләре буенча 56 838 346 сум ала.

Түбән Кама «Нефтехимик» клубына 24 123 660 сум, Уфаның «Салават Юлаев» клубына 29 430 722 сум бирелә.

Табышны бүлешкәндә телеихтыяҗ принцибы (40 процент) һәм чемпионатта катнашу (30 процент) әһәмияткә ия.

Гомуми сумманың 30 процентын 2022/2023 сезоны чемпионатында катнашучыларның 22 се арасында бүләләр. 40 процентын телеихтыяҗ буенча бирәләр. ТВ-хокуклары кыйммәтрәк сатылган клублар югары табыш ала, диелә хәбәрдә.

Фото: © КХЛ матбугат хезмәте, «ТИ-спорт»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100