«Ак Барс» капкачысы Әмир Мифтахов иң яхшы голкипер дип табылды
Әмир Мифтахов капкага килгән алкаларның 97,9 процентын керттермәгән.
«Ак Барс» голкиперы Әмир Мифтахов узган атнада КХЛда чыгыш ясаучы яңа уенчылар арасында иң яхшы капкачы дип табылды. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.
Әмир Мифтахов уйнаган ике уенда аның капкасына 48 тапкыр алка бәргәннәр. Шуларның 97,92 процентын Әмир керттерми калган. Аның ышанычлылык коэффициенты (60 уен минутында алкаларның уртача саны) 0,50, ә алка керттерми уйнаган минутлар 121 минут 97 секунд булган.
Иң яхшы яңа уенчы исеменә 1999 елда һәм аннан соң туган уенчылар керә. Алар КХЛда 20 уеннан кимрәк катнашырга тиеш.